Кышның беренче көнендә Татарстанда томан төшәчәк
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 1 декабрьдә, Татарстан территориясендә һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада урыны белән, Казанны да кертеп, төнлә һәм иртән томан төшәчәк.
Метеорологлар фаразына караганда, төбәк территориясендә температура фонының кимүе көтелә.
Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда аномаль салкын һава торышы урнашачагын хәбәр иткән иде.