Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Новости за 01.12.2020

Әлмәт спортчысы грек-рим көрәше буенча федераль чемпионат призеры булды

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 1 декабрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Олимпия резервы спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә шөгыльләнүче Сергей Надежин 97 килограммга хәтле авырлык категориясендә Идел буе федераль чемпионатының бронза призеры булды. Бу хакта район газетасы яза. Әлеге төбәкара ярыш 2021 елда Ростов-Дон шәһәрендә узачак грек-рим көрәше буенча Россия чемпионатында катнашу өчен сайлап алу ярышы булып тора. Әлмәт көрәшчесе Россия чемпионатында катнашу хокукын яулады. Сергей Россия Федерациясе җыелма командасына керде, диелә хәбәрдә. Читать дальше...

Актанышта Җәмигъ мәчетенең 20 еллыгын уздырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 1декабрь, «Татар-информ», « Актаныш », Филиза Сәлахова). 28 ноябрьдә Актаныш Җәмигъ мәчетенең 20 еллыгына багышланган чара узды. Бу хакта район газетасы яза. Актанышта Җәмигъ мәчете 2000 елның августында ачылган. Күпмедер вакыттан — эчке, ә 2007 елда тышкы өлешенә ремонт үткәрелә. Районда ислам динен таратуда зур өлеш кертүләре өчен Зөһрә Закирова район башлыгының Мактау кәгазе, авыл имамнары — Яңа Әлемнән Илшат хәзрәт, Кәзкәйдән Рәсим хәзрәт, Иске Кадермәттән Надил хәзрәт район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Читать дальше...

Татарстанда 17 градуска кадәр салкынайтачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. 1 декабрьдән 2 декабрьгә каршы төндә һәм иртән һава температурасы -12дән -17 градуска кадәр, аязган вакытта -22 градуска кадәр җитә. Көндез -10 градустан -15 градуска кадәр булачак. Синоптиклар шулай ук юлларда бозлавык барлыкка килүе турында кисәтә.



Татарстанда быел ВИЧ очраклары ачыкланмаган районнар билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда быел ВИЧ очраклары ачыкланмаган районнар билгеле. Аларны «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәте ТР буенча идарәсенең бүлек башлыгы Луиза Борисова атады. «Апас, Кайбыч, Яңа Чишмә, Тәтеш, Теләче районнарында быел бер ВИЧ диагнозы да теркәлмәгән», — диде ул.  Татарстанда ВИЧ белән авыручылар 100 мең кешегә 378,4 не тәшкил итә. Бу Россия буенча гомуми күрсәткечтән ике тапкыр кимрәк. Гомумән 1988 елда инфекция ачыклана башлаганнан бирле... Читать дальше...

Пандемия вакытында да Татарстандагы ВИЧ диагнозлы пациентларга ярдәм күрсәтелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус пандемиясе вакытында да Татарстандагы ВИЧ диагнозлы пациентларга ярдәм күрсәтелгән. СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш буенча республика үзәге баш табибы Нияз Галиуллин шул хакта сөйләде. Татарстанда барлыгы 11 меңнән артык кеше гомерлек дәвалану алырга мәҗбүр. Аларга пандемия вакытында препаратларны волонтерлар өйләренә китереп биргән. Барлыгы 22 волонтер үз транспортында йөргән. «2,3 меңгә якын пациентка дарулар өйләренә китерелә. Читать дальше...

Зәйдә ир-ат өйдәш хатынга һәм аның ике баласына пневматик мылтыктан ату белән яный

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Зәйдә яшәүче ир-ат бергә яшәүче хатынга һәм аның ике баласына пневматик мылтыктан ату белән яный. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде. 29 ноябрьдә Зәйдә исерек ир-ат бергә яшәүче хатынны һәм аның ике баласын фатирдан чыгармаган. Балаларның берсенә 2 яшь, ә икенчесенә 7 ай. Шул ук вакытта ул хатынга үтерү белән яный һәм аңа пневматик мылтык төзи. Хатын-кызны һәм балаларын сеңелесе коткарган... Читать дальше...

Татарстанда диспансеризация вакытында ВИЧ-ка бушлай һәм аноним тикшерү узарга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда диспансеризация вакытында ВИЧ-ка бушлай һәм аноним тикшерү узарга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәте ТР буенча идарәсенең бүлек башлыгы Луиза Борисова әйтте. 2020 елда диспансеризация үткән 48 мең 853 кеше ВИЧ-ка тикшеренгән. Бу республикада диспансеризация узган барлык халыкның 6,3 процентын тәшкил итә. Ул халыкны ВИЧ-ка тикшерүдә коммерцияле булмаган оешмалар да катнашуын әйтте. Читать дальше...

Россия һәм Австрия коронавирус белән авыручыларны дәвалау буенча эшче төркем төзиячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Россия һәм Австрия яңа коронавирус инфекциясе белән авырган пациентларны дәвалау буенча эшче төркем төзиячәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Килешүгә РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Австрия Республикасының социаль мәсьәләләр, сәламәтлек саклау, кулланучылар хокукларын яклау министры Рудольф Аншоберның сөйләшүләре вакытында ирешелде. Чара видеоконференция режимында узды. Әңгәмәдәшләр шулай ук Covid-19 таралу вазгыяте хакында, дәүләтләр тарафыннан... Читать дальше...



«Идел-йорт» фестиваленең Гран-при алган спектакле Казанда күрсәтеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ХХ «Идел-йорт» театр коллективлары төбәкара конкурсының Гран-прига ия булган спектакле 21 декабрьдә Камал театры сәхнәсеннән күрсәтеләчәк. Бу хакта ТР мәдәният тармагына инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурслар үзәгенең матбугат үзәге хәбәр итә. Шамил Закиров исемендәге ХХ «Идел-йорт» театр коллективлары төбәкара конкурсының финалына 12 спектакль чыккан. Жюри әгъзалары халык театрлары спектакльләрен онлайн караганнар. Финалга... Читать дальше...

«Бердәм Россия»леләр үзенчәлекле балаларга дистанцион уку өчен планшетлар сатып алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан,1 декабрь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге активистлары инвалид балалар тәрбияләүче мәдәният хезмәткәрләре гаиләләренә планшетлар тапшырды. Оргтехника дистанцион укыту өчен кулланылачак. Акциядә партиянең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Бу хакта «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Гаджетлар алучылар арасында Филипповлар гаиләсе дә бар иде. Әнисе Светлана 1996 елдан бирле Питрәч районы мәдәният йортында киемнәр тегүче булып эшли. Читать дальше...

«Халык контроле»нә территорияләрне ямьләндерү буенча мөрәҗәгатьләр күп булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанлылар 11 ай эчендә «Халык контроле»нә территорияне ямьләндерү буенча 24 мең гариза юллаган. Әлеге категория халыкны иң күп борчыганы булган. Бу турыда Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте. «Татарстанлылар арасында «Халык контроле»ндә иң кирәкле категорияләр булып территорияләрне ямьләндерү, муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау, уңайлы мохит булдыру тора. 11 ай эчендә... Читать дальше...

Автомобиль тайгак юлдан кюветка төшеп капланган, өч кеше җәрәхәт алган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь,«Татар-информ»). Автомобиль тайгак юлдан кюветка төшеп киткән, өч кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта авария шаһитлары хәбәр итте. Иртән Кырынды авылы янында Әгерҗе юнәлешендә хәрәкәт иткән машина юл кырыена төшеп киткән. Машина әйләнеп капланган, нәтиҗәдә, корпусына зыян килгән. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе - машина йөртүче карлы юлда идарә итә алмаган. Машинада булган бар кеше дә: машина йөртүче һәм ике пассажир зыян күргән. Куллары имгәнгән пассажирны Чаллы хастаханәсенә озатканнар.

Путин пластикны кабат куллануны арттырырга өндәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә пластикны кабат куллануны күбәйтергә, товарлар һәм төрү материаллары составында икенчел чимал өлешен арттырырга кирәк, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин нефть, газ, химия тармагының стратегик үсеше буенча киңәшмәдә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Бөтен дөньяда парник газлары чыгаруны киметүгә җитди игътибар бирелә, калдыклар күләмен киметүгә таләпләр катгыйлана. Һәм, һичшиксез, безгә дә пластикны кабат куллануны күбәйтергә, товарлар һәм төрү... Читать дальше...

Татарстанның халык артисты, Әлмәт театрының элекке директоры Фәрит Шиһапов вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның халык артисты, 2002-2005 елларда Әлмәт театрында директор вазифасын башкарган, Казан дәүләт консерваториясе доценты Фәрит Шиһапов вафат, дип хәбәр итә Әлмәт театры. «Гаиләсенең, туганнарының, якыннарының, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашабыз. Раббыбыз мәрхүмнең якыннарына югалту кайгысын күтәрергә ныклык, сабырлык бирсен. Хезмәттәшебезнең якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр», — дип хәбәр итә Әлмәт театры. Фәрит Зөфәр улы Шиһапов 1951... Читать дальше...

«Ак Барс» икенче тапкыр, бер алка да кертмичә, «Авангард»ка җиңелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Бөтенроссия хоккей көнендә Казанның «Ак Барс» командасы Омск шәһәренең «Авангард» хоккейчыларына каршы уйнады. «Ак Барс» 0:3 исәбе белән җиңелде. У ен Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә узды. 2 3 ноябрь көнне узган уенда да «Ак Барск» Омск командасына шундый ук исәп белән җиңелгән иде. Беренче период. Икенче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Авангард» һөҗүмчесе Оливер Каски гол кертте (1:0). Икенче период. Дүртенче минутта Корбан... Читать дальше...

Казанда Салих Сәйдәшев истәлегенә концертлар, спектакльләр һәм флешмоб узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). 3-16 декабрьдә Татарстан башкаласында танылган татар композиторы, татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевнең 120 еллыгына багышланган декада уза. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Казан халкы һәм башкала кунаклары ТР Милли музеенда, Салих Сәйдәшев исемендәге музейда, «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә, Казанның Үзәк китапханәсендә узачак тантаналы программага, Татарстан сәнгать осталары катнашындагы концертларга, «Гомерем минем моңлы бер җыр иде...» күргәзмәсенә... Читать дальше...

Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 чирен йоктырган тагын ике кеше вафат булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде», - диелә республика ведомствосы хәбәрендә. 1941 елда туган ир-атны хастаханәгә яңа коронавирус инфекциясе белән салган булганнар, пациентның хроник авырулары була. 1956 елда туган тагын бер ир-ат хастаханәгә шулай ук пневмония белән салынган. Аның хәле башка авырулары кискенләшүе вакытында начарланган. Читать дальше...

Татарстанда тоткарланган җинаятьче 26 әбине үтерүдә шикләнелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда тоткарланган җинаятьче 26 әбине үтерүдә шикләнелә. Бу хакта РФ Тикшерү комитетында хәбәр иттеләр. Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда әбиләрне үтерүдә шикләнелүче ирне тоткарлаулары хакында хәбәр иткән иде. Үтерүче Казанда слесарь булып эшләүче 38 яшьлек кеше булып чыккан, ул элегрәк караклык өчен хөкем ителгән булган. Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте, Баш Тикшерү идарәсе һәм РФ Тикшерү комитеты криминалистларының озак эшләүләре нәтиҗәсендә, ир-ат шәхесе ачыклана һәм аны тоткарлыйлар. Читать дальше...

Белгеч инвалидлык сәбәпләрен атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Агымдагы елның 11 ае нәтиҗәләре буенча 12 676 өлкән яшьтәге кеше һәм 1 435 бала инвалид дип табылган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР буенча Медик-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов хәбәр итте. «Өлкән яшьтәге кешеләр арасында беренчел инвалидлыкның төп сәбәпләре арасында - яман шеш һәм кан әйләнеше системасы авырулары. Балалар арасында - психика, үзәк нерв системасы авырулары һәм тумыштан килгән аномалияләр беренче урында»... Читать дальше...


Музыкальные новости
Песня

Совместная Песня со Звездой.





Персональные новости
#123ru.net

«Символ» от Донстрой победил в премии CRE Awards 2024





Сәрия Сабурская: «Халык контроле» системасына килгән мөрәҗәгатьләр саны арта бара

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская «Халык контроле» системасына килгән мөрәҗәгатьләрнең саны ел саен артуын әйтте. Бу турыда ул Хөкүмәт йортында узган брифингта белдерде. «Халык контроле»нә килгән мөрәҗәгатьләр саны ел саен арта бара. Агымдагы елның 11 аенда 72 меңнән артык гариза килде. Узган елда тулаем 77 мең гариза иде. Системага кергән заявкаларның уңай хәл ителгәнен кешеләр күрә, һәм кабат яңаларын җибәрә», — диде Сәрия Сабурская. Читать дальше...

СПИД үзәгенә күптән килмәгән авырулар, кабат табибларга күренеп, дәвалана башлаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). СПИД үзәгенә күптән килмәгән авырулар, коронавирустан куркып, быел кабат табибларга килгән. Бу хакта СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш буенча республика үзәге баш табибы Нияз Галиуллин сөйләде. «Апрель–май айларында безгә СПИД үзәгенә күптән килмәгән пациентлар килде. Алар ВИЧтан дәвалау препаратлары коронавирустан да булыша дигән сүзне ишетеп килгән. Без ул авыруларны янә дәвалый башладык, һәм аларның халәте хәзер яхшырды», — диде баш табиб. Читать дальше...

Татарстан юлында шофер яна башлаган йөк машинасын үзе сүндергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан юлында шофер яна башлаган йөк машинасын үзе сүндерә алган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген 10.46 сәгатьтә  ашыгыч хезмәтләрне 112 бердәм чакыру номерына Алабуга — Ижевск трассасында «КАМАЗ» януы турында хәбәр алынган. Йөк машинасы йөртүчесе янгын сүндерүчеләр килгәнче утны мөстәкыйль рәвештә сүндерә алган. Ир-ат янгында зыян күрмәгән. Янгынның гомуми мәйданы 0.5 квадрат метр тәшкил иткән. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Кыргызстанцы завоевали медали на международном турнире по танцам в Москве


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Анастасия Потапова

Потапова всухую обыграла Шнайдер в 1-м круге турнира в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

При каких обстоятельствах может затопить Петербург и Москву? Отвечает гидролог





Путин в России и мире
Москва

Транспортный коридор «Север-Юг» станет катализатором социального и экономического развития стран Евразии и глобального Юга


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко заявил, что не собирается проводить в Белоруссии мобилизацию




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: встречи по продвижению "формулы Зеленского" дают Киеву чувство вседозволенности


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Алсу

Алсу ире белән аерылышканмы?



Москва

В Подмосковье открыт Кубок России по бодибилдингу

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net