Чистай районында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Чистай районының Кызыл Яр авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Яңа бина авылда яшәүчеләр өчен Яңа ел бүләге булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа бинаның мәйданы 44 кв. метр тәшкил итә. Биредә функциональ һәм уңайлы бүлмәләр, медицина җиһазлары урнашкан. Анда авылда яшәүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтергә мөмкин. Халыкка фельдшер, фельдшер-акушерлык пункты мөдире Людмила Бабаева хезмәт күрсәтәчәк. Читать дальше...