(Кайбыч, 30 декабрь, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары» , Фирәдә Сайранова). Кайбычта вакытлыча ачылган йогышлы авырулар госпиталендә эшләүчеләрне бүләкләделәр. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район үзәк сырхауханәсе коллективы белән очрашуында шәфкать ияләренә халкыбыз исеменнән рәхмәт әйтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. "Сезгә быел аеруча авыр шартларда эшләргә туры килде, чөнки бөтен дөньяны чолгап алган коронавирус пандемиясе Кайбычны да читләтеп узмады. Авыруларның гомерен саклап калу... Читать дальше...
(Актаныш, 30 декабрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Лилия Бәхтиева). Бүген Актаныш райондашларны, кайткан кунакларны эксклюзив ярминкә белән таң калдырды. Татар халкының иң танылган милли ризыгы булган бәлешне бу көнне теләгән һәрем сатып ала алды. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Бәлеш ярминкәсендә авыл җирлекләре, район үзәгендә урнашкан белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре, оешмалар катнашты. Ярминкә өстәлен бәлеш белән беррәттән каз, каз продукциясе дә бизәде. Какланган... Читать дальше...
Быел ТР мөселманнары Диния нәзарәте социаль юнәлештәге эшчәнлеген көчәйтте һәм халыкның мохтаҗ катламнарына ярдәм күрсәтү буенча әһәмиятле башлангычларны тормышка ашырды. Хәйрия проектлары ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды һәм ТР Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре тарафыннан авыру балаларны дәвалау өчен финанс ярдәме, мохтаҗларга азык-төлек ярдәме күрсәтү һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрне социаль тернәкләндерү буенча өч төп юнәлештә гамәлгә ашырылды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...
В связи с проведением работ по очистке города от снега сегодня вечером с 21.00 до 00.00 будет временно ограничено движение транспорта на кольцевой дороге возле поликлиники.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Бер атна эчендә Татарстанда эшсезләр саны 2 860 кешегә кимегән. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Республика мәшгульлек хезмәтләренә эш бирүчеләр тарафыннан белдерелгән хезмәткәрләргә ихтыяҗ 48,2 мең вакансиягә туры килә. Бер атна эчендә эш бирүчеләр 2 699 эш урыны тәкъдим иткән», - диелә хәбәрдә. Эшен күптән түгел югалткан 1 051 кешенең моңа кадәр рәсми эш урыны булган, тагын 45 кеше... Читать дальше...
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Моңа кадәр «АльфаСервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен җитәкләгән Рафаэль Фәттахов Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары итеп билгеләнде. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Рафаэль Мәхмүт улы „АльфаСервис“ компаниясендә үзен компетентлы һәм максатка омтылышлы җитәкче буларак күрсәтте. Моңа кадәр ул республиканың берничә авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләде», - дип искәрттеләр министрлыкта. Читать дальше...
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда бәйрәм көннәрендә юлларда юл-патруль хезмәтенең өстәмә нарядлары эшләячәк. Транспорт тыгылышлары һәм аварияле хәлләр килеп чыгу ихтималы булган объектлар – сәүдә үзәкләре, ял һәм күңел ачу урыннарына килү урыннарында – кеше күп җыелган җирләрдә патрульлек итү көчәйтеләчәк. Исерек хәлдә, рульгә утырырга хокукы булмаган килеш транспорт чарасы белән идарә итү һәм каршы як полосага чыгу кебек аяныч нәтиҗәләргә китергән кагыйдә бозуларны булдырмауга төп басым ясалачак. Читать дальше...
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Озын-озакка сузылган Яңа ел каникуллары алдыннан Россия валютасы арзанаюын дәвам итә – евро форекста үсеш фонында бу атнада беренче тапкыр 92 сумнан артты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Мәскәү биржасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, доллар «иртәгесе көнгә» ясалган исәп-хисап буенча Мәскәү вакыты белән 17.10 сәгатькә 76 тиенгә артып - 74,80 сумга, евро исә 1,37 сумга артып 92,04 сумга җитте. Евро форекста 0,5 процентка — 1,2307 долларга артты.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Бәйрәм көннәрендә, 31 декабрьдә, 1 һәм 2 гыйнварда Татарстанда салкынча һава торышы, бераз кар явуы көтелә. 31 декабрьдә төнлә һава температурасы -10, -15 градуска кадәр түбәнәячәк, көндез -7, -12 градус салкын булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Республика ике циклон (Төньяк Атлантика һәм Себер) арасында булачак. 1-2 гыйнварда төнлә -8, -13, көндез -5, -10 градус салкын булуы көтелә. ТР... Читать дальше...
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Россия һәм Боливия «Спутник V» вакцинасын Латин Америкасы иленә сату турындагы килешүне имзалады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Имзалау тантанасы ил Президенты Луис Арсеның Facebook социаль челтәрендәге сәхифәсендә трансляцияләнде. «Илебез һәм халкыбыз өчен әлеге мөһим килешүнең имзалануына шатбыз. Контрактта 5,2 миллион доза хакында сүз бара», - диде Президент.
(Чаллы, 30 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). 56 яшьлек Владислав Гаврилов (аны Автокалада Комсомол районының элеккеге башлыгы буларак беләләр) Чаллы торак коммуналь хуҗалыгы һәм «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте бүлекчәсенең төп предприятиесе - «Чаллы су каналы» ЯАҖ җитәкчесе итеп билгеләнде. Владислав Гаврилов 1964 елда Чувашиянең Урмар районы Зур Яниково авылында туган, «физик тәрбия» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган. Гаврилов үзенең хезмәт юлын 1989 елда башлаган. Читать дальше...
Она действует с 19 декабря. В России оформление права на недвижимость в упрощенном порядке началось 14 лет назад.
Проведение в новом формате долгожданного праздника – инициатива профсоюзного комитета общества «Татнефть».
Поздравление главы Нурлатского района Алмаза Ахметшина с Новым годом.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Гамалея үзәге «Спутник V» вакцинасын балаларда һәм көмәнле хатыннарда сынау өчен рөхсәт документларын Сәламәтлек саклау министрлыгына 1-1,5 айдан соң тапшырырга ниятли. Бу хакта РИА Новости агентлыгы үзәк җитәкчесе Александр Гинцбургка сылтама белән хәбәр итә. «Без әзерләячәкбез, шуннан соң Сәламәтлек саклау министрлыгы тиешле рөхсәт документларын, тикшеренүләр беркетмәсен хуплаячак. Хәзерге вакытта ул әзерлек стадиясендә, бер ай, ай ярымнан соң язып тапшырырбыз... Читать дальше...
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Мәшһүр Мексика композиторы һәм җырлар авторы Армандо Мансанеро 85 яшендә вафат булган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы El Universal басмасына сылтама белән хәбәр итә. Декабрь урталарында Мансанерода коронавирус тапканнар. Берничә көннән соң музыкантны реанимациягә күчергәннәр һәм ясалма вентиляция аппаратына тоташтырганнар. Хәле яхшырган кебек тоелса да, Мансанеро йөрәге туктау сәбәпле кинәт вафат булган. Композитор үз гомерендә 400дән артык җыр иҗат иткән һәм 30 альбом чыгарган. Читать дальше...
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). COVID-19 коронавирус инфекциясенең 3,5 мең мутациясе арасында бары тик бишесе генә таралышы ягыннан 10 процент чиген узып киткән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Федераль медицина-биологик агентлыгы башлыгы Вероника Скворцовага сылтама белән хәбәр итә. «3,5 мең мутация арасыннан бары тик бишесе генә безнең популяциядә таралышы ягыннан 10 процент чиген узып киткән. Һәм алар җитәрлек дәрәҗәдә нейтраль», - дип белдерде Скворцова «Россия 24» телеканалы эфирында.... Читать дальше...
В 1965 году она приняла первых 25 учеников. За эти годы ее порог перешагнули более 3 тысяч музыкантов, вокалистов, художников и танцоров. Имена многих известны не только в Татарстане, но и в масштабах России.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). «Казань» журналының 2021 елдагы беренче саны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин редакциясендә чыкты. Ул «Инстаграм» социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шулай дип язган. «„Казань“ журналы, 2021 елгы беренче сан, ул минем редакциядә дөнья күрде. Яңа формат, „Эсквайр“ кебек. Әлеге санның үзәк темасы - „Казан – көч урыны“, моны Нияз Хаҗиәхмәтов постеры раслап тора», - дигән Хәйруллин. Яңа санда Фәридә Зәбированың Казан һәйкәлләре... Читать дальше...
Один автобус для школьников, две легковые машины для Нурлатской ЦРБ.
Соревновались выпускники местной команды «Ледок» и сборная Самарской области.
(Истанбул, 30 декабрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Америка галиме, Мөхәммәт Мәһдиевнең килене Даниэль Россның Казан татарлары турында АКШта дөнья күргән китабы төрекчәгә тәрҗемә ителеп, «Өтүкән» нәшриятында басылып чыкты. Бу хакта галим Әхмәт Канлыдәрә хәбәр итә. Китап «Татар империясе: Казан мөселманнары һәм империячел Россиянең төзелеше» дип атала. Аны инглизчәдән төрекчәгә күренекле тәрҗемәче Кадри Мостафа Ораглы тәрҗемә иткән. Китапта татарларның патша Россиясе биләмәләренең көнчыгышка таба киңәюендәге роле... Читать дальше...
Нурлатские автогонщики хорошо подготовились к соревнованиям. В итоге два вторых места - наши.
В преддверии Нового года в спортивной школе «Ледок» состоялся хоккейный матч между выпускниками спортшколы и сборной Кошкинского района Самарской области «Белый Барс».
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.