Татарстанда 31 градуска кадәр салкыннар көтелә
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда 31 градус салкын булуы көтелә, шулай ук томан төшүе һәм җил булуы ихтимал. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
«Алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәр көтелми», — диелә синоптиклар хәбәрендә.
Төнлә һәм иртән республикада томан төшәчәк. Шулай ук көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк.
Төнлә 20-25 градуска кадәр суытачак, температура урыны белән 31 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 15-20 градус салкын булачак.
Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Алдарак, Гидрометеорология үзәге республикада ял көннәрендә 30 градуска кадәр салкыннар көтелә дип фаразлаган иде.