123ru.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Новости за 14.12.2020

Чирмешән районындагы күп балалы гаилә яңа йортка өметләнә

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 14 декабрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Утыз Имән авылында яшәүче күп балалы гаилә яңа йортка өметләнә. Марат Зыяков һәм Венера Гатауллина 7 бала үстерәләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Балалар үстерүнең бер кыенлыгы да юк. Яшь чакларында, билгеле, ансат түгел. Рәхмәт яусын, безгә бик күпләр булышып торалар. Былтыр, акча ягы нык кысанлангач, район башлыгы ярдәме белән хәлебез уңайланды. Район социаль яклау бүлеге игътибарыннан ташламый... Читать дальше...

Түбән Кама укучысы илкүләм бәйгедә җиңү яулаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Казанда «Минем тарихым — минем Татарстаным» бөтенроссия конкурсына йомгак ясалган. Җиңүчеләр арасында Түбән Кама укучысы Илнар Идиятов та бар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Конкурста катнашу өчен барлыгы 400дән артык эш тәкъдим ителгән, аларның алтмышы икенче турга узган. 24нче лицей-интернатның 8 нче сыйныф укучысы Илнар Идиятов «Туган җирем» номинациясендә җиңүче булган. Үз видеоязмасында Илнар Түбән Кама җитештерү объектлары... Читать дальше...

Татарстанда томан төшәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 15 декабрьдә, Татарстанда салкын һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнбатыштан. Төбәк элеккечә үк антициклонның көнбатыш перифериясендә калачак. Атмосфера басымы аз гына төшү сәбәпле, кайбер районнарда кар явачак. Төнлә һәм иртән Татарстанда урыны белән томан булачак. Көньяктан талгын җил исәчәк. Юлларда бозлавык саклана. Караңгы вакытта төбәк буенча... Читать дальше...



Марат Әхмәтов татар теле укытучыларының җаваплылыгын арттыру кирәк дип саный

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов татар теле укытучыларының җаваплылыгын арттыру кирәк дип саный. Бу хакта ул Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында әйтте. «Шәһәр һәм район үзәкләрендә, ким дигәндә, атнасына өчәр сәгать татар теле укыйлар, ләкин мәктәпне тәмамлаганда, балалар телне онытып чыгып китә. Бу мәктәп җитәкчелегенең мөнәсәбәтеннән дә тора. Татар теленә мөнәсәбәтне тамырдан үзгәртергә кирәк... Читать дальше...

Зәйдә каравылчы төнлә чыршыдагы гирляндадан чыккан янгынны сүндергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Зәйдә сакчы төнлә чыршыдагы гирляндадан чыккан янгынны сүндергән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Дүшәмбе көнне, 14 декабрьдә, Зәйдә 88нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре шәһәр биналарының берсендә чыккан янгынны сүндерергә барган.   Бина эчендә урнаштырылган ясалма чыршыда куелган гирлянданы төнгә сүндерергә онытканнар икән. Чыршыга ут капкан. Каравылчы, янгын сигнализациясе тавышын ишетеп... Читать дальше...

«Ак Барс» хоккейчылары ике көн рәттән 4:1 исәбе белән фин командасын җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Хельсинкинең «Йокерит» командасы белән икенче тапкыр очрашты. Кичәге уенда «Ак Барс» фин командасын 4:1 исәбе белән җиңгән иде, бүген дә матч нәтиҗәсе шундый ук булды. Беренче период. Уникенче минутта «Хельсинки» һөҗүмчесе Эли Толванен исәпне ачты (0:1). Икенче период. Унберенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Стефан Да Коста исәпне тигезләштерә алды (1:1). Өченче период. Читать дальше...

Татьяна Ларионова: Балада татар телен өйрәнүгә теләк уяту бурычы тора

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кайсы милләттән булса да, балада татар телен өйрәнүгә теләк уяту бурычы тора. ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова полилингваль комплекслар шундый бурыч белән эшләвен искәртте. «Кайсы милләттән булуына карамастан, балада, рус теле кебек үк, татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү теләген тудыру бурычы тора», — диде ул. Аның сүзләренчә, бу мәсьәләдә Казанда да, Алабугада да нәтиҗәләр бар. «Рус гаиләләреннән дә балалар һәм ата-аналар... Читать дальше...

Кыргызстанда Чыңгыз Айтматовны искә алдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Кыргызстанда дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматовның тууына 92 ел тулуга багышланган чаралар узды. Бу хакта « Анадолу » агентлыгы хәбәр итә. Якын дуслары, туганнары һәм иҗатын хөрмәт итүчеләр язучының «Аталар кабере» мемориаль комплексында каберенә чәчәкләр салды. Чәчәкләр салганнан соң Коръән укылды. Шулай ук Чыңгыз Айтматов исемендәге кино йортында «Айтматов дөньясы» документаль фильмы күрсәтелде. Тамашага мәдәният һәм сәнгать факультеты студентлары килгән, диелә хәбәрдә. Читать дальше...



Альбина Насыйрова: Татар һәм инглиз телләрендә тәрбиячеләр әзерләү белгечлеге кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Бала-Сити» белем бирү оешмасы генераль директоры Альбина Насыйрова полилингваль балалар бакчалары өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсен күтәрде. «Татар һәм инглиз телләрендә тәрбиячеләр әзерләү белгечлеге кирәк», — диде ул парламентта Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында. «Бүген педагогика училищесында татар һәм инглиз телендә тәрбиячеләр әзерләү белгечлеге юк. Бу бик мөһим, чөнки... Читать дальше...

Казанда Ленин һәйкәлен постаментка кайтардылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Казанның Ирек мәйданында постаментка Ленин һәйкәлен кайтарганнар. Бу хакта шаһитлар хәбәр итә. Скульптураны октябрь ахырында сүттеләр . ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин реставрация эшләре чыгымнарын 35 млн сумга бәяләде . Скульптор Петр Яцыно һәм архитектор Александр Гегеллоның эше 1954 елда куелган. Монумент мәдәни мирас объекты дип танылды. Ул 66 ел эчендә беренче тапкыр реставрация узды. Элегрәк «Татар-информ» Гавана хакимияте Куба җитәкчелеген Казанда... Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин: Яшьләрнең волонтерлыкка тартылуы, чын күңелдән ярдәм итүе мөһим

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел алдыннан өлкән яшьтәге татарстанлылар, яз көнендәге кебек үк, волонтерлар эшенә бик мохтаҗ, чөнки Covid-19 коронавирусын йоктыру куркынычы бик югары булып кала. Мондый фикерне «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин җиткерде. «Эшне дәвам итәргә һәм илдә коронавирус булганда эшчәнлекне йомшартмаска кирәк. Татарстанда көн саен якынча 95 очрак теркәлә - республика өчен бу аз түгел. Башка төбәкләрдә кебек локдаун игълан итәргә мөмкин булыр иде... Читать дальше...

Илсур Һадиуллин: Полилингваль мәктәпләрдә БДИ татарча булыр дип ышандыра алмыйбыз

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, полилингваль мәктәпләрдә Бердәм дәүләт имтиханы татар телендә булуы күздә тотылмый. «БДИ татар телендә булыр дип ышандыра алмыйбыз», — диде министр парламентта Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында. ТР Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин татар телен саклау буенча полилингваль мәктәпләргә зур өметләр баглануын искәртеп, Төп дәүләт һәм Бердәм дәүләт... Читать дальше...

«Татар сүзе» республика бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Бүген «Татар сүзе» республика бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнә. Бу хакта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе хәбәр итә. Конкурсны гамәлгә куючы — Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе. Конкурсны оештыручы — «Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе. «Татар сүзе» бәйгесенең төп максаты — катнашучыларның игътибарын татар телен һәм классик әдәбиятны саклап калу һәм үстерүгә юнәлтү. Читать дальше...

Татарстанда өч машина һәм фура бәрелешкән авария видеога эләккән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь,«Татар-информ»). Татарстанда өч автомобиль һәм фура белән булган юл-транспорт һәлакәте видеога эләккән. Видеоязманы «Татар-информ»га фаҗига шаһитлары җибәргән. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, авария бүген кичке бишләр тирәсендә М7 трассасында булган. «ДЭУ» җиңел машинасын йөртүче узарга тырышканда, «Тойота» машинасына бәрелеп киткән, ә тегесе бәрелүдән каршы як полосага чыгып, «Мерседес» фурасы белән капма-каршы бәрелешкән. «ДЭУ» көчле бәрелүдән «Сузуки»га килеп кергән. Читать дальше...

Илшат Гафуров Татарстанда әйдәп баручы мәктәпләр ассоциациясен төзергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров Татарстанда әйдәп баручы мәктәпләр ассоциациясен төзергә тәкъдим итте. Бу хакта ул Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында әйтте. Аның фикеренчә, ассоциациягә «Адымнар» полилингваль мәктәпләрен һәм югары уку йортлары каршындагы мәктәпләрне кертеп булыр иде. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бу тәкъдим белән килеште. Бу сорау буенча эш алып барырга кирәклеген әйтте. Читать дальше...

Казанның 14 мәктәбендә 19 сыйныф карантинга ябылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Казанда салкын тию авырулары аркасында 14 мәктәптә 19 сыйныф карантинга ябылган. Татарстанның калган мәктәпләре гадәти режимда эшли. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Узган атнада Баулы районының ике сыйныфында гына уку туктатылган иде, әмма анда эпидемиологик хәл яхшырды һәм укучылар бүген укуларын дәвам итте», – диделәр министрлыкта. Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда дистанцион укуга күчәргә җыенмаулары хакында хәбәр иткән иде.

Татарстанга бу атнада җылылык килә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Бу атнада Татарстанда антициклон йогынтысында урнашкан аномаль салкын һава торышы җылыну белән алышыначак, әмма ул озак булмаячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 16 һәм 17 декабрьдә, республика территориясендә һава шартлары атмосфера фронтлары йогынтысында үзгәрә башлаячак. «Алга таба атмосфера басымы төшүгә болыт катламы тыгызланачак, температура режимы сизелерлек арта», – дип искәртә синоптиклар. Читать дальше...

Чаллыда коронавирусның биш яңа чыганагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 14 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең биш яңа чыганагы ачыкланган. Бу хакта мэриядә узган киңәшмәдә шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев хәбәр итте. Авырулар «Автозапчасть», «Раритэк», «Ника», «Домкор Индустрия», КАМАЗ автомобиль заводы кебек компанияләрдә табылган. «Барлык предприятиеләрдә санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү буенча тикшерүләр бара», - диде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкиле. Читать дальше...


Музыкальные новости
Концерт

Концерт в Клинской детской школе искусств им. П. Чайковского





Персональные новости
Татьяна Рязапова

Социальная работа на предприятии: современные тенденции и интересные кейсы





Илсур Һадиуллин 2021 елда балалар бакчалары өчен түләү артуның сәбәбен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин киләсе елдан балалар бакчаларында ата-аналар түләве артуының сәбәбен аңлатты. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы #ТатарстанОнлайн программасында әйтте. Министр 2021 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчаларында ата-аналар түләвенең 4 процентка артуы көтелгәнлеген искәртте. «Ата-аналарның 80 проценты өчен түләү 125 сумга артачак. Ата-аналар түләве елга бер тапкыр арта. Төп масса өчен ул 3 252 сум тәшкил итәчәк. Читать дальше...

Башкортстанда туган телләрне саклау проектларына грант ярдәмен арттыруны сорыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстанда туган телләрне саклау һәм өйрәнү буенча проектларга грант ярдәмен арттыруны сорыйлар. Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә үз чыгышында вице-премьер Азат Бәдранов республика башлыгына шул сорау белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта « Башинформ » хәбәр итә. Спикер республикада башкорт һәм башка туган телләрне үстерү буенча грант проектлары тагын да заманчарак булганлыгын искәртте. «2018 елда, нигездә, китаплар нәшер итү, концертлар оештыру өчен гаризалар килсә... Читать дальше...

Казан янында фура белән бәрелешкән внедорожник шоферы һәлакәт урынында үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Казан янында фура белән бәрелешкәннән соң внедорожник шоферы һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Бүген кичке сәгать дүртенче яртылар тирәсендә Крутушка борылышыннан ерак түгел Казан — Әлдермеш автомобиль юлында авария булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Ниссан» внедорожнигы каршы хәрәкәт юлына чыгып, «МАН» фурасы белән бәрелешкән. «Ниссан» шоферы алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында вафат булган.

Рөстәм Миңнеханов компенсаторлар җитештерү заводына яңа линияләр булдырырга кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Хортум» ҖЧҖ компенсаторлар җитештерү заводында булды. Анда ул завод җитәкчелеген яңа юнәлешләрне үстерергә өндәде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. ТР Президенты производствоны оештыруның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. «Компенсаторлар буенча сез дөнья дәрәҗәсенә ирештегез. Бу - заманча югары технологияле завод. Сезгә алга барырга, яңа линияләрне үстерергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов. Читать дальше...

Марий Элда татар һәм мари халыклары мәдәниятләре бәйләнеше хакында сөйләшәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 16 декабрьдә 10.00 сәгатьтә Марий Элның Татар мәдәни үзәгендә татар һәм мари халыклары мәдәниятләренә багышланган төбәкара конференция узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә үзәкнең директоры Илгиз Гайсин сөйләде. «Кызганыч, Марий Элда яшәүче мари һәм татар халкы рус сүзләрен кушып сөйләшә, телебезне югалта барабыз. Конференция ике халыкның мәдәни кыйммәтләрен барлап, саклап калуга юнәлдерелгән. Этнографик материаллар буенча марилар һәм татарларның этникара бәйләнешләре... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Тамбовские синхронистски заработали две медали на первенстве города Королёв


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Прямая трансляция первого матча Елены Рыбакиной на турнире в Штутгарте


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Литва настраивает темп российским путешественникам





Путин в России и мире
Москва

Первый пуск «Ангары-А5М» с Восточного запланирован в 2027 году


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко сравнил Всебелорусское народное собрание с «пустотой»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Владимир Зеленский подтвердил ракетный удар по аэродрому в Джанкое


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Игорь Бутман

Бутман, Фантине и Аккуратов: как пройдет открытие Летнего театра в ЦПКиО Екатеринбурга



Москва

ДТП с участием трех автомобилей произошло на западе столицы

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net