123ru.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Новости за 09.12.2020

Апаста Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалерын хөрмәтләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Апас, 9 декабрь, «Татар-информ», « Апастово-информ », Ләйлә Шиһабиева). Апаста Ватан Геройлары көне уңаеннан, Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры Василий Игнатьевич Аверьянов хөрмәтләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Василий Игнатьевич Аверьянов 16 яшеннән тракторга утыра. 40 елга якын, берөзлексез, туган төбәгенең басу-кырларын иңли, ил табынын баетуга үз өлешен кертә. Лаеклы ялга чыккач та яраткан хезмәтенә тугры калып, эшен берничә ел дәвам итә әле. «Эшләү дәверендә бик кыен чаклар да булды, тик сынатмадым. Читать дальше...

Питрәч районында алданган өлешчеләр проблемасы тулысынча хәл ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», « Алга », Гөлшат Куделькина). Шушы көннәрдә Көек авылының «Яшьлек» торак комплексында ике йорт файдалануга тапшырылды. Гаиләләр яңа фатирлардан күптән көткән ачкычлар алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Яшьлек» торак комплексы күзгә күренеп үзгәрә. Бүгенге көндә биредә алты йорт файдалануга тапшырылган. Барлык коммуникацияләр дә ясалган, тротуарлар, юллар салынган. Һәр йорт янында 13нче һәм 14нче номерлы йортлардагы кебек үк балалар өчен уен мәйданчыклары төзелде, территорияләр яшелләндерелгән. Читать дальше...

«Ак Барс» рәттән икенче уенында капкасын «коры» калдырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Магнитогорск шәһәренең «Металлург» командасына каршы уенда җиңде. Матч 3:0 исәбе белән төгәлләнде. Узган уенда да «Ак Барс» алка керттермәгән иде. «Ак Барс» рәттән икенче уенын, бер алка да керттермичә, капкасын «коры» калдырды. 6 декабрь көнне Казан хоккейчылары «Автомобилист»ны 2:0 исәбе белән җиңгән иде. «Автомобилист»ка каршы уенда капканы Адам Рейдеборн саклаган иде, бүген... Читать дальше...



Халык һөнәрчелеге товарлары өчен грант алучыларның эшен экспертлар бәяләячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Халык һөнәрчелегенә бирелгән грантлар хисабына ясалган әйберләр быелдан башлап сәнгать-эксперт советы тарафыннан бәяләнәчәк. Бу хакта ТР мәдәният тармагына инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурслар үзәге хәбәр итә. Иртәгә Татарстанның халык һөнәрчелеге буенча сәнгать-эксперт советы утырышы булачак. Утырышка 2019 елда халык һөнәрчелеге тармагы буенча кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү максатыннан бирелгән Хөкүмәт грантларын алучылар чакырулы. Читать дальше...

Juna төркеме альбомы Мәскәүдә G8 фестиваленең биш номинациясендә җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Juna төркеменең Amanat дип аталган яңа альбомы Мәскәүдә узган G8 креатив индустрияләр онлайн-фестиваленең биш номинациясендә җиңүче булды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Yummy Music лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров хәбәр итте. «Amanat альбомы тәҗрибәсе яхшы музыканың тел, география һәм жанр буенча чикләре булмавын дәлилли. Шушы көннәрдә Juna G8 креатив индустрияләр фестивалендә берьюлы биш номинациядә җиңде», — дип хәбәр итте ул. Чара беренче тапкыр онлайн-форматта узды. Читать дальше...

Самосырово чүплеге янындагы полигонны юк итәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Элек Казан экологик комплексына караган Самосырово чүплегеннән 50 метр ераклыкта булган чүп полигоны юкка чыгарылачак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына мэрия матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Элеккеге полигон ябылган һәм суд карары буенча 2017 елда Башкарма комитетка тапшырылган. Гамәлдәге закон буенча, сәнәгать һәм каты коммуналь калдыкларны җыю вакытында зыян китерелгән җирне рекультивацияләргә кирәк», диелгән мэрия хәбәрендә. Проект-смета... Читать дальше...

Башкортстан дикторы Наилә Галәветдиновага Россиянең мактаулы исеме бирелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). «Россия Башкортстан» радиосының легендар дикторы, радио һәм телевидение тапшыруларын алып баручы, тавышы буыннар символы булган легендар диктор Наилә Галәветдинова Россиянең мактаулы исемен алды. Россия Президенты Владимир Путин «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» исемен бирү турындагы боерыкны 7 декабрьдә имзалаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. Наилә Галәветдинова бүләк бирү турында «Башкортстан» ДТРК директоры Азамат Салихов социаль челтәрләрдә хәбәр итте. Читать дальше...

«Татар-информ» инвестицион өлкәне яктырту буенча иң яхшы мәгълүмат чарасы дип танылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанда инвестицион өлкәне яктырту буенча «Татар-информ»  мәгълүмат агентлыгы иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы булып танылды. Мәгълүмат агентлыгы «Ел инвесторы» премиясе лауреаты булды. Бүләкләү чарасы республиканың Инвесторлар клубы утырышында узды. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы — Татарстанның инвестицион эшчәнлеген яктырту буенча иң актив массакүләм мәгълүмат чарасы», — диделәр алып баручылар. «Татмедиа» Республика матбугат һәм... Читать дальше...



Миңнеханов: Татарстан хакимияте республика бизнесына һәм инвесторларына ярдәм итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Пандемиягә карамастан, Татарстан хакимияте республика бизнесменнарына һәм инвесторларына ярдәм итүне дәвам итәчәк. Бу турыда Татарстан Президенты инвесторлар клубы утырышында сөйләде. «Бәла берләштерә. Без үзең генә түзә алмаячагыңны аңлыйбыз. Алга таба да үсәчәгебезгә, бизнеска ярдәм итәчәгебезгә бернинди шик тә юк. Без проектларыбыз уңышлы булсын өчен тырышачакбыз. Эре, урта, кече бизнес вәкилләренә һәм чит ил партнерларына рәхмәт белдерәсем килә. Читать дальше...

Татарстанда 28 градуска кадәр салкын булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). 10 декабрьдә Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һава температурасы -28 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. «Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем булу ихтималы аз», диелгән хәбәрдә. Шулай ук төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка күчүчән акрын җил исәчәк. Төнлә 15-20 градуска кадәр салкын булачак, аязганда 28 градуска кадәр суытырга мөмкин. Читать дальше...

Казанда хәләл тормыш рәвеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Хәзерге дөньяда «хәләл» — ризык кына түгел, бәлки дин белән аерылгысыз бәйләнгән һәм аның гамәлләренә нигезләнгән тулы бер яшәү рәвеше дә ул. Шуңа күрә «Хәләл тормыш рәвеше буларак» конференциясе вакытында эксперт «хәләл-лайфстайл» термины турында сөйләде. «Дин күрсәтмәләрен үтәүче кешеләр үз тормышларын тыныч кына алып бара алсын өчен, гомуми туклануда да, туризм өлкәсендә дә, медицина, мәгариф өлкәсендә дә шартлар тудырырга кирәк. Бу, әлбәттә, бик мөһим. Читать дальше...

Миңнеханов Инстаграмда Песошинны туган көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграм социаль челтәрендә үз сәхифәсендә республика Премьер-министры Алексей Песошинны туган көне белән котлаган һәм аның шампан шәрабе тоткан фотосын куйган. «Туган көнең белән, Алексей!» — дип язган Рөстәм Миңнеханов. Бүген Татарстан Премьер-министры 57 яшьлеген билгеләп үтә.

Мишустин экспорт форумында Татарстанның медицина эшләнмәләре сыйфатын мактады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстанда чыгарыла торган медицина симуляторларының сыйфатын югары бәяләде. Бу хакта Россия экспорт үзәге җитәкчесе Вероника Никишина республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмәдә хәбәр итте.  «Бүген күргәзмәне карау кысаларында Михаил Мишустин «Эйдос-Медицина» компаниясенең Казанда җитештерелгән продукциясен билгеләп үтте. Ул продукцияне бик югары бәяләде һәм мактады, сезгә Михаил Владимировичның продукциядән соклануын җиткәрәм"... Читать дальше...

В Нижнем Нурлате открылся Центр татарской культуры “Нур”

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Многофункциональный центр будет служить местом отдыха для жителей микрорайона, а также станет очагом развития татарского языка и культуры в районе. Радость нурлатцев разделил и гость из столицы Марат Ахметов.

Патяшина: Сатучылар битлек кимәгән кешеләргә хезмәт күрсәтмәү хокукына ия

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда сәүдә челтәрләре хезмәткәрләре битлек кимәгән кешеләргә хезмәт күрсәтмәү хокукына ия. Бу турыда туры эфирда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитария табибы Марина Патяшина сөйләде. «Россия Югары судының сәүдә челтәрләре хуҗаларына саклану чаралары булмаган кешеләргә товар сатмау хокукын хуплавы турындагы карары чыкты», — диде спикер. Читать дальше...

Организацию обучения на родном языке в Нурлате оценил Марат Ахметов

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Как в Нурлате организовано обучение на родном языке в школах и дошкольных образовательных учреждениях? Каков уровень общения детей? Цель рабочей поездки председателя комиссии при Президенте Республики Татарстан по вопросам сохранения и развития татарского языка Марата Ахметова в район была направлена на это.

КФУның «Мизгел» театры «Биктә» дип исемләнгән психологик драма тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты ның «Мизгел» яшьләр театры «Биктә» дип исемләнгән психологик драма куйды. Драманың режиссеры — Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Илфак Хафизов. «Без иң элек күләмлерәк әсәрне сәхнәләштерергә теләдек. Студентлар дистанцион укуга күчү сәбәпле, үзгәрешләр кертелде. Психологик драма турында узган ел уйлана башладык. Шулай итеп, аны язуда икенче, өченче һәм дүртенче курс студентлары катнашы. Читать дальше...


Музыкальные новости
Аранжировка

Аранжировка Песен. Аранжировка Музыки. Создание Аранжировок.





Персональные новости
Борис

Ритуальный агент Борис Свистунов: комплексная поддержка в организации похоронных услуг в Санкт-Петербурге и Ленинградской области





«Гаилә» мәчете мәдрәсәсенең ачылышы 2021 елга күчерелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Сафина). Казандагы «Гаилә» мәчете мәдрәсәсенең ачылу вакыты, финанс кыенлыклар барлыкка килү сәбәпле, 2021 елның сентябренә күчерелә. Бу хакта мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. Фәйзи урамы, 2нче йортта урнашкан мәдрәсә төзелеше 2019 елның азагында башланды. Ул 100 кешегә исәпләнгән. Төзелеш башланганда мәдрәсә ачылышы 2020 елга ниятләнгән иде . Әмма, финанс кыенлыклары аркасында, быел мәдрәсәне ачып өлгерә алмыйлар. Читать дальше...

Татарстанда Covid-19дан вакцинацияне декабрь ахырына кадәр башларга планлаштыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яңа коронавирус инфекциясенә каршы гражданнар вакцинациясен ел ахырына кадәр башларга планлаштыралар. Бу хакта туры эфирда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитария табибы Марина Патяшина сөйләде. «Шушы көннәрдә Гамалея институтының »Спутник V» вакцинасы киләчәк, дип вәгъдә ителде. Без яңа елга кадәр яңа коронавирус инфекциясенә каршы гражданлык массакүләм вакцинациясен... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Актера Свиридова госпитализировали из-за инфицирования после операции в Москве


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Александрова обыграла первую ракетку мира на турнире WTA


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о результатах проекта «Чистая страна»





Путин в России и мире
Москва

Путин оценил перспективы строительства ВСМ «Москва — Санкт-Петербург»


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире
Москва

«С какой целью вы пришли почтить память? Он вам родственник?» В Москве осудили девушку, которая пришла возложить цветы в память о Навальном



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Сергей Рахманинов

Скульптура Сергея Рахманинова украсит музыкальную школу в Кисловодске



Москва

Сервис GetPayAll обеспечил россиянам возможность продления подписки на сервис по генерации изображений Midjourney

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net