Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Новости за 15.12.2020

Әгерҗедә балаларга инклюзив белем бирү буенча семинар булды

Tatar-inform.tatar 

(Әгерҗе, 15 декабрь, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). Әгерҗенең 7нче «Бәләкәч» балалар бакчасы базасында «Балалар бакчасында инклюзив белем бирүне гамәлгә ашыру. Методлар һәм алымнар» дигән темага районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре өчен семинар узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Аның максаты мөмкинлекләре чикле балаларга мәктәпкәчә белем бирү шартларындагы махсус белем бирү ихтыяҗларын исәпкә алып, үтемле һәм сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү турында тәҗрибә уртаклашу иде. Читать дальше...

Түбән Камада 1989 елгы фаҗигадә һәлак булган янгын сүндерүчеләрне искә алдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). 27 декабрьдә Россиядә коткаручылар көнен билгеләп үтәчәкләр. Әлеге дата алдыннан Түбән Камада хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган янгын сүндерүчеләрне искә алдылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. 1989 елның май ахырында «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ газ заводының насос станциясендә чыккан янгын фаҗигасе өч коткаручының гомерен өзде. Алар — капитан Наил Мөхәммәдиев, рядовойлар Наил Кәлимуллин һәм Вәзир Гурбанов. Янгынга каршы федераль... Читать дальше...

Татарстанда биш ел эчендә социаль ярдәмгә 162,9 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2025 елга кадәр 162,9 млрд сумга якын акча тотарга планлаштыралар. ТР Премьер-министры Алексей Песошин тиешле карарны имзалады. «Программаны финанслау күләмнәре ["ТР гражданнарына социаль ярдәм") еллар һәм чыганаклар буенча бүленеп"  түбәндәге редакциядә билгеләргә: 2021 - 31719637,2 мең сум; 2022 - 33000186,8 мең сум; 2023 - 32756069,8 мең сум; 2024 - 32756069,8 мең сум; 2025 - 32141698,3 мең сум», — дип хәбәр ителә документларда. 2014 ел башыннан... Читать дальше...



Чувашиянең «Мишәр» ансамбленә Фәрит Гыйбатдинов исемен бирергә тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Чабаксар, 15 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Чувашиянең «Мишәр» халык җыр һәм бию ансамбленә Фәрит Гыйбатдинов исемен бирергә тәкъдим иттеләр. Әлеге фикерне Чабаксарда узган «Гыйбатдинов укулары» дип аталган конференциядә Чувашиянең Урмай авылы мәдәният йорты мөдире Илсөяр Зыятдинова тәкъдим итте. «Ансамбльгә Фәрит Гыйбатдинов исемен бирү инициативасы белән солистлар чыкты. Чөнки Фәрит абый безнең ансамбльгә нигез салды. „Мишәр“ ансамбле аның баласы дисәң дә була. Чувашия Хөкүмәте... Читать дальше...

Чувашия татарлары автономиясе рәисе: Фәрит Гыйбатдиновның киңәшләре җитми

Tatar-inform.tatar 

(Чабаксар, 15 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Чабаксарда узган «Гыйбатдинов укулары» конференциясендә Фәрит Гыйбатдиновны дуслары, туганнары, хезмәттәшләре искә алды. Чувашия татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Хәйдәр Сафиуллин Фәрит Гыйбатдиновның киңәшләре җитмәве турында әйтте. «Фәрит абыйны бер көнгә дә оныткан юк, һәрвакыт төшләремә керә. Без аның белән чын дуслар булдык. Бөтен эшне киңәшләшеп эшли идек. Хәзер ул үзе, аның киңәшләре җитми», — дип «Татар-информ» хәбәрчесе белән уртаклашты ул. Читать дальше...

«Мирас» татар музыкасы фестивалендә яшь татар җырчылары катнашачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). VI «Мирас» татар музыкасы фестивале турында беренче мәгълүматлар пәйда булды. Оештыручылар фестиваль концертларының 13, 17, 20 февраль көннәрендә үтәчәген хәбәр итә. «Фестивальнең быелгы солистлары барысы да яшьләр, барысы да заманча татар музыкасы горурлыгы», — ди «Мирас» татар музыкасы фестиваленең арт-директоры Вадим Дулат-Алеев. Солистлар — Илүсә Хуҗина, Филүс Каһиров, Илнар Миранов, Илгиз Мөхетдинов, Миләүшә Хәйруллина (фортепиано)... Читать дальше...

Чабаксарда Фәрит Гыйбатдиновка багышланган китап тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Чабаксар, 15 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Чабаксарда «Гыйбатдинов укулары» дип аталган фәнни-гамәли конференциядә Фәрит Гыйбатдиновка багышланган китап тәкъдим ителде. Китапның авторы — журналист Рәфис Җәмдихан. «Фәрит абый үлгәч, аның хатирәләрен, мирасын ничек сакларга икән, дигән уйлар килде. Чувашия татарлары автономиясенең яңа җитәкчелеге белән „Фәрит Гыйбатдинов хакында хатирәләр, истәлекләр, язмалар“ дигән хатирәләр җыентыгы чыгарырга булдык. Бүген конференциядә яңгыраган... Читать дальше...



Казанның Яңа ел чыршыларын ачу көннәре билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Яңа ел бәйрәмнәре Казанда 18 декабрьдә Иске Татар бистәсендә Чыршы бәйрәмен ачудан башланачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Туризмны үстерү комитеты» директоры Дарья Санникова хәбәр итте. «19 декабрьдә Дәрвишләр бистәсендә Чыршы Комсомол мәйданында ачылачак. 23 декабрьдә „Крылья Советов“ паркында Чыршы ачылачак, шулай ук Яңа ел чыршылары шәһәрнең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында барлыкка киләчәк. Читать дальше...

Владимир Леонов: Махсус кышкы Олимпия уеннары зур чыгымнар таләп итмәячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның спорт министры Владимир Леонов Махсус кышкы Олимпия уеннарын уздыру зур чыгымнар таләп итмәячәген белдерде. Бу турыда ул Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте. «Юл картасы буенча, Махсус кышкы Олимпия уеннарын уздыру өчен инфраструктур үзгәрешләр көтелми. Әлеге чара өчен яңа метро станцияләре, стадионнар, юл чишелешләре төзелмәячәк. Аны уздыру турында карар кабул иткәндә үк зур чыгымнар кирәк булмавы исәпкә алынды. Спорт ярышларына... Читать дальше...

Алексей Песошин бүген «Сетевая компания» директорлар советы утырышын уздырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген «Челтәр компаниясе» ААҖ директорлар советы утырышын уздырды. Чара видеоконференция режимында узды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Утырышта компания электр челтәрләренә тоташтырылган кулланучыларны электр белән тәэмин итү ышанычлылыгы, җитештерү һәм финанс-икътисади эшчәнлек нәтиҗәләре, агымдагы елның тугыз аенда компаниянең капиталь төзелеш планын үтәү мәсьәләләре, шулай ук 2020 ел нәтиҗәләре буенча фараз күрсәткечләре каралды. Читать дальше...

«Татарстан» радиосында Фәридә Кудашева җырлары атналыгы башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). «Татарстан» радиосында Фәридә Кудашева җырлары атналыгы башланды. Бу хакта «Татарстан» радиосы алып баручысы Раил Садри хәбәр итә. 15 декабрь — Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәридә Кудашеваның тууына 100 ел. Шул уңайдан Татарстан радиосы Фәридә Кудашева җырлары атналыгы игълан итте. Атна дәвамында радио эфирында Фәридә Кудашеваның музыкаль мирасына, ул башкарган җырларга... Читать дальше...

Татарстанда 19 градуска кадәр салкын көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә кар, бозлавык һәм 19 градуска кадәр салкын көтелә. Бу хакта республика халкын ТР Гидрометеоүзәгендә кисәтәләр. «Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшем күзәтелми. Иртән һәм көндез кар көтелә», - диелә Татарстан синоптиклары хәбәрендә. Шулай ук 16 декабрьдә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә 9-14 градуска кадәр салкын булачак, урыны белән температура -19 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Читать дальше...

Октябрьдән башлап хәрби хезмәт урыннарына Татарстаннан 2,7 мең егет китте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Октябрьдән Татарстаннан 2,7 меңнән артык егет хәрби частьләргә китте. Аларның 70 процент тирәсе югары яки урта махсус белемгә ия. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына ТР хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин сөйләде. «Беренче озату октябрьнең егермеләрендә башланды. Барлык чакырылышка 3 меңнән артык кешене җибәрергә планлаштырабыз. Аны декабрь ахырында төгәлләячәкбез. Бүгенге көндә 2,7 меңнән артык кеше чакырылган инде», — диде әңгәмәдәш. Читать дальше...

Татарстанга тагын 1,9 мең доза «Спутник V» вакцинасы кайтарылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанга яңа коронавирус инфекциясеннән «Спутник V» вакцинасының икенче партиясе кайтарылды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиология һәм иммунопрофилактика буенча штаттан тыш баш белгече Дмитрий Лопушов сөйләде. «Бүген без тагын 1,9 мең доза алдык», - диде белгеч. Дмитрий Лопушов сүзләренә караганда, хәзер медицина хезмәткәрләрен вакциналаштыралар, ләкин килгән партия риск төркемендәге кешеләргә кампанияне киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус йоктырган тагын ике кеше үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ведомство хәбәрендә. 1948 елда туган хатын-кыз һәм 1963 елда туган ир-ат инфекция корбаны була. Шулай итеп, Covid-19 инфекциясеннән үлем очраклары 166га җиткән. Соңгы мәгълүматларга караганда, республикада коронавирус инфекциясен тагын 96 кеше йоктырган.

Дәүләт Советы авария хәлендәге торактан күчерү буенча Думага закон проекты әзерләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 декабрь,«Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы «Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды турында»гы Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында закон проектын Дәүләт Думасына кертү өчен әзерләде. Бүген ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитет утырышында депутатлар гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү мәсьәләләренә кагылышлы документны хуплады. Закон проектында гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү өчен... Читать дальше...


Музыкальные новости
Шапка

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)





Персональные новости
ЛокоТех

Более 100 студентов посетило СЛД Курск в рамках акции «Неделя без турникетов»





Айрат Хәйруллин туры эфирда Татарстанда IT-индустрия үсеше турында сөйләячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин социаль челтәрләрдәге Татарстан рәсми берләшмәләрендә #ТатарстанОнлайн программасы кысаларында турыдан-туры эфир уздырачак. Министр Татарстанда IT-индустриянең ничек үсүе, республикада нинди IT-белгечләргә ихтыяҗ булуы һәм цифрлы карарларның татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен ничек арттыруы турында сөйләячәк. Шулай ук Хәйруллин... Читать дальше...

Чаллыда йөк машинасы белән бәрелешкәннән соң такси әйләнеп капланган

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 15 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы юлында йөк машинасы белән бәрелешкәннән соң такси әйләнеп капланган. Бу хакта социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итә. Юл-транспорт һәлакәте Хәсән Туфан проспектына борылганда «Палитра» сәүдә үзәге янында була. Монда йөк машинасы һәм «Хендэ Солярис» автомобиле бәрелешкән. Бәрелүдән җиңел машина түбәсенә әйләнеп каплана. Авария урынында бөке хасил булган. Хәзерге вакытта һәлакәт корбаннары турында хәбәр ителми, тик шаһитлар таксида пассажир булуын раслый.

Киләсе елның февралендә Казанда Махсус Олимпия уеннарының Россия спортчылары ярышачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2021 елның 3-8 февральдә Казанда Махсус кышкы Олимпия уеннарының Бөтенроссия спартакиадасы узачак. Бу турыда Татарстанның спорт министры Владимир Леонов республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте. «Спартакиада Махсус кышкы Олимпия уеннарына Россия җыелма командасын туплау өчен сайлап алу этабы булып тора. Спартакиада атлетлар белән аралашу үзенчәлекләрен аңлау, спорт корылмаларын, җиһазларны, персоналны сынау мөмкинлеге бирәчәк. Моңа... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

РОСГВАРДИЯ ОБЕСПЕЧИЛА ПРАВОПОРЯДОК ВО ВРЕМЯ ФУТБОЛЬНОГО МАТЧА «ЦСКА» - «СПАРТАК» В МОСКВЕ


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Новак Джокович

Кто отец Дианы Джокович?


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

АО «Транснефть – Прикамье» провело свыше 3 тыс. экологических исследований в I квартале 2024 года





Путин в России и мире
Москва

Эксперт: корректировка порогов крупного и особо крупного ущерба по экономическим статьям оправдана и своевременна


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Минск не исключает попыток оппозиции оторвать часть территории Белоруссии в пользу НАТО




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Михаил Кутушов

Токсиколог Кутушов рассказал почему возникает похмелье



Москва

ММКФ 46: Объявлены победители фестивальной недели

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net