Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Новости за 08.12.2020

Түбән Кама хатын-кызлары «28 элмәк» акциясенә кушылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабр, «Татар-информ»). Түбән Кама хатын-кызлары «28 элмәк» акциясендә катнашкан һәм  дөньяга ашыгып килгән сабыйларга җылы оекбашлар бәйләп тапшырган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «28 элмәк» бөтенроссия акциясенә инде берничә ел. Акциянең максаты — вакытыннан алда туган сабыйлар өчен йон оекбашлар бәйләү. Акция Бөтендөнья җитлекми туган балалар көненә багышланган. Мондый балаларга оекбаш бәйләү шул сандагы «күз» җыюдан башлана. Әйберләр сабыйларның... Читать дальше...

Актаныш районында республикакүләм бәйгенең муниципаль этабы җиңүчеләре хөрмәтләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 9 декабрьдә Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Актаныш районының  ришвәтчелеккә катгый рәвештә каршы чыгуын бүген — 8 декабрьдә бәйгенең муниципаль этабында җиңү яулаган укучыларны бүләкләү тантанасы да раслады. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Ул  район   Советы бинасында оештырылып, чарага укучылар белән беррәттән, аларның мөгаллимнәре дә чакырулы иде. Җиңүчеләрне  Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева... Читать дальше...

Ирек хәзрәт Җиһаншин: Авылдан килгән ит хәләл дигән сүз түгел — «Мәгариф»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», «Мәгариф» , Раушания Хөснетдинова). «Хәләл яшәү рәвеше» — менә шундый исем белән 9 декабрьдә Казанның Мәрҗани мәчетендә Бөтенроссия конференциясе үтәчәк. Шул уңайдан «Татар-информ”да матбугат очрашуы булды. Әлеге зур, мәртәбәле чараны «Бу матур дөнья һәркем өчен» дигән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен ярдәм күрсәтү үзәге, «Хәләл» стандартлары комитеты һәм Ислам юридик үзәге оештыра. Конференция Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманы... Читать дальше...



Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Туган ил» премьерасын Камал театрында күрсәтәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 9 декабрьдә Камал театры сәхнәсендә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Туган ил» яңа программасы премьерасы була. Тамашаны Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов куя. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. XIX гасыр азагы - XX гасыр башы Казан һәм Себер татарларының фольклор-этнографик материалларына нигезләнгән «Туй» музыкаль-хореографик спектакленең премьерасы күрсәтеләчәк. Тамашачылар тарихны искә төшереп, традицион татар туен карый алачак. Читать дальше...

Агымдагы уку елында һәр мәктәп ашханәсен Роспотребнадзор өстәмә тикшерәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек идарәсе агымдагы уку елында һәр мәктәп ашханәсен планнан тыш тикшерәчәк. Бу турыда тикшерүче оешманың Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте. «Россия Президенты Роспотребнадзорга башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итә торган һәр мәктәптә тикшерү үткәрүне йөкләде. Без бу тикшерүләрне ноябрьдә башладык. Читать дальше...

Татарстанда төнлә 26 градуска кадәр салкын булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 9 декабрьдә, Татарстанда элек урнашкан аномаль салкын һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада алмашынучан-болытлы һава торышы көтелә. Шул ук вакытта явым-төшем булу ихтималы аз. Юлларда бозлавык хасил була. Төньяк-көнбатыштан көчле җил булачак, дип искәртә синоптиклар. Төнлә төбәктә һава температурасы -14.. -19 градус, аязган вакытта -21..-26 градус булачак. Көндез -8..-13 градус булуы көтелә.  Метеорологлар фаразы буенча... Читать дальше...

Татарстан юлында Түбән Новгородтан килә торган йөк машинасының җылыткычы яна башлаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстан трассасында Түбән Новгород номерлары куелган йөк машинасының җылыткычына ут капкан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген көндез 101нче янгыннан саклау бүлеге номерына Алабуга районында трассада йөк машинасына ут кабуы турында хәбәр килгән. Салондагы җылыткыч юлда барган килеш яна башлаган. Йөк машинасының йөртүчесе зыян күрмәгән. Янгын мәйданы 3 квадрат метр булган, монда кузовның җылыткычы һәм тышчасы янган.



Камал театры яшь тамашачыларны уен-фантазия рәвешендәге спектакльгә чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 23-30 декабрьдә Камал театрында яшь тамашачылар өчен уен-фантазия жанрындагы «Мендәр әкияте» спектакле премьерасы була. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте. Спектакльнең авторлары яшь тамашачыларны һәм аларның әти-әниләрен театр фантазиясе дөньясына чакыра. Анда мендәрләр сөйләшә белә, ә кешеләр аларны ишетә… Спектакльдәге шуклар һәм тыйнаклар, курку һәм шикләр, дуслык һәм эгоизм, кыюлык һәм намуслылык турындагы хикәятләр тормыштагы гадәти күренешләргә башка күзлектән карарга ярдәм итәр... Читать дальше...

Самара өлкәсендәге татар авыллары тарихына багышланган проектка грант бирделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе «Самара өлкәсенең татар авыллары тарихы» проекты өчен 350 000 сум күләмендә грант алды. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Россия төбәкләрендә 2020 елда этномәдәни проектларны гамәлгә ашыра торган иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү максатыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын алучыларны билгеләде. Грантлар татар халкының мәдәни мирасын, телен, тарихын пропагандалау... Читать дальше...

Дума депутатлары минималь хезмәт хакы күләмен киметүне тыярга тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» парламентарийлары минималь хезмәт хакы күләмен киметүне тыярга кирәк дип саный. Алар Дәүләт Думасына минималь хезмәт хакын исәпләүнең яңа методикасы турындагы закон проектына төзәтмәләр тәкъдим итте. Бу хакта «Бердәм Россия» фракциясе рәисенең беренче урынбасары Андрей Исаевка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Без, хезмәт хакы кимегән очракта да, минималь хезмәт хакы күләме киметелә алмый дип саныйбыз. Минималь хезмәт хакы күләме Россия Федерациясендә бернинди шартларда да киметелә алмый. Читать дальше...

Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллегендә туган телне саклау турында фикер алышу була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 11 декабрьдә Мәскәүдә Татарстан вәкиллегендә «Глобальләшү шартларында мегаполиста туган телне саклау» темасына түгәрәк өстәл була. Биредә туган телләрне өйрәнү проблемалары һәм мөмкинлекләре турында фикер алышачаклар, туган телләрне өйрәнү тәҗрибәсе һәм практикасы белән уртаклашачаклар. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Фикер алышуда Мәскәү хөкүмәте, Россия Мәгариф министрлыгы, Милләт эшләре буенча федераль агентлык... Читать дальше...

Өч елда Татарстанда мәктәп укучылары арасында симерүдән интегүчеләр саны арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда 2016-2019 елларда мәктәп укучылары арасында симерүдән интегүче балалар саны сизелерлек арткан. Бу турыда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте. «Роспотребнадзор ризыкның балалар өчен иминлеге белән беррәттән файдалы булуына да зур игътибар бирә башлады. Чөнки өч ел эчендә Татарстанда 14 яшькә кадәр укучылар арасында симерүдән интегүчеләр саны 40 процентка артса... Читать дальше...

Россиядә дача амнистиясен биш елга озайттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин дача амнистиясен 2026 елның 1 мартына кадәр озайту турындагы законга имза куйды. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган. Дача амнистиясенең гамәлдә булу вакытын арттырудан тыш, документ шәхси торак төзелеше өчен кишәрлекләр теркәүнең гадиләштерелгән тәртибен күздә тота. «„2021 ел“ сүзләрен „2026 ел“ сүзләре белән алмаштырырга. „Гражданнар тарафыннан бакчачылык эшләрен алып бару“ сүзләреннән соң „шәхси торак төзелеше өчен“ сүзләрен өстәргә»... Читать дальше...

Татарстанда басылган киез итекләрне Мальтада һәм Фарсы култыгы илләрендә сатып алалар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстанда аяк киеме җитештерүче оешма интернет-мәйданчыкларда сату-алу ярдәмендә гарәп дөньясы илләрендә һәм Мальтада үз продукциясен яратучылар даирәсен булдырган. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев хәбәр итте. «Кукмарадан Kiez компаниясе киездән аяк киеме ясый һәм аны электрон сәүдә мәйданчыкларында сата. Узган ел 7,5 мең пар сатылган, быел-12,5 мең пар. Читать дальше...

Эльмир Низамовка Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нәҗиб Җиһанов исемендәге Казан консерваториясендә музыка һәм композиция теориясе кафедрасы доценты, композитор Эльмир Низамовка һәм рәссам Мансур Закировка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исемен бирү турында карарны имзалады. Документ Татарстан Президенты сайтында чыкты. Эльмир Низамов бу исемгә «музыка сәнгате үсешенә керткән зур өлеше һәм уңышлы иҗади эшчәнлеге» өчен лаек булган. Мансур Закировка... Читать дальше...

Самара өлкәсендәге авылда балаларга татар теле укыту өчен хәйрия ярдәме җыялар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсендә Кошки районының Надеждино авылындагы дини мәхәллә мәктәп укучыларын татар теленә өйрәтү өчен финанс ярдәме сорый. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә. Укыту эшмәкәрләр, халык һәм мәчетләрдән финанс ярдәме күрсәтү хисабына оештырылган. «Безнең мәктәп укучыларын татар теленә өйрәтү өчен кулдан килгәнчә финанс ярдәме күрсәтүегезне сорыйбыз (бер ел укыту өчен 50 мең сум тирәсе акча кирәк)», диелгән хәбәрдә. Авылда татар телен укыту буенча белгеч булмау сәбәпле... Читать дальше...

Ирек хәзрәт Җиһаншин суның хәләл булу шартларын атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Суның хәләл булуы аның скважинадан чыкканда нинди ашлама катламнарыннан һәм фильтрлардан чыгуыннан тора. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат очрашуында Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандартлары комитеты рәисе Ирек Җиһаншин сөйләде. «Су скважинадан чыкканда, аның нинди ашламаларны узуын һәм скважинадан чыккач нинди фильтрлар аша үтүен белергә кирәк. Фильтрлар хайван сөякләреннән ясалган күмердән тора. Ул күмер дуңгыз яки башка шундый хайван сөякләреннән эшләнгән булса... Читать дальше...

Чыганак: Иннополистагы төзелештә янгын җылыткычта кыска ялганыштан башланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Иннополиста төзелештәге янгынның сәбәбе җылыткычта чыккан кыска ялганыш булган. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагы хәбәр итте. Агентлык чыганагы сүзләренчә, бүген иртән янгын чыккан административ бина подвалында бизәү һәм монтаж эшләре башкарылган. Моның өчен җылыту җиһазлары куелган. Кыска ялганыш аркасында соляркалы савытка ут капкан, шуннан янгын чыккан. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Иннополиста төзелеп килә торган алты катлы бинаның подвалында янгын чыкканлыгын хәбәр иткән иде. Читать дальше...


Музыкальные новости
Эдвард Григ

«В путешествие с Григом»: в Свердловской филармонии стартовала вузовская неделя музыки





Персональные новости
Игорь Маковский

Энергетики привлекают в отрасль студентов профильных специальностей





Травматолог бозлавыкта дөрес егылу алымнарын өйрәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бозлавык вакытта егыла башласаң, аяк-кулларны кырыйга сузмыйча, гәүдәне бербөтен итеп тупларга кирәк. Шулай ук шуны истә тоту мөһим: беренче чиратта телефон, сумка яки кулдагы башка нәрсәләрне түгел, ә үз-үзеңне саклау хәерле. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенең беренче травматология бүлеге травматолог-ортопеды Александр Бородкин хәбәр итте. «Аркага егылудан һәм бозга башның арты белән бәрелүдән сакланырга... Читать дальше...

Татарстанда авыл җирлеге башлыгы, төлке дип белеп, бер хатынны атып үтергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның Кайбыч районында Колаңгы авылы җирлеге башлыгы бер хатын-кызны атып үтергән. Башына фонарь куйган хатынны ир-ат төлке белән бутаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына әлеге хәл белән таныш чыганак хәбәр итте. Авылда яшәүче бер хатын-кыз үз хуҗалыгында төлкеләр еш йөрүгә зарлана. Хатын-кыз иртәнге якта карда җәнлек эзләрен һәм кош каурыйлары күреп ала. Ул бу проблема белән җирле башкарма комитетка мөрәҗәгать итә. Авыл җирлеге башлыгы әлеге... Читать дальше...

Казанда Россия мөселманнарын хәләл яшәү рәвеше алып барырга өйрәтәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). 9 декабрь көнне Казанның Мәрҗани мәчетендә «Хәләл тормыш рәвеше» Бөтенроссия конференциясе узачак. Анда ислам финанслары һәм хәләл индустрия белән бәйле кешеләр катнашачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сәламәтлекләре чикле кешеләргә «Добрый мир для всех» ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Лирия Кусайманова сөйләде. «Сентябрь аенда без Мәрҗани мәчете белән бергәлектә „Хәләл яшәү рәвеше“ дигән түгәрәк өстәл уздырган идек. Татарстанда... Читать дальше...

Илсур Һадиуллин: Киләсе елда 217 мәктәп ашханәсен яңартырга планлаштырабыз

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2021 елда 217 мәктәп ашханәсен яңарту буенча юл картасы төзелгән һәм бүгенге көндә ведомстволар белән килештерү эше бара. Бу турыда Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте. «2021 елда мәктәп ашханәләрен яңарту өчен 1 млрд сум акча бүленүен көтәбез. Хәзер юл картасы эшләнгән. Хәзер Татарстанның Төзелеш министрлыгы һәм Роспотребнадзор белән килештерү эше бара. 217 мәктәп ашханәсен зурайту... Читать дальше...

Татарстан һәм Иран медицина туризмын үстерергә планлаштыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Татарстан һәм Иран сәламәтләндерү һәм медицина туризмы өлкәсендә үзара бәйләнеш нокталарын эзләячәк. Бу хакта ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белдерде. Бүген Казанда Иран белән онлайн-телекүпер һәм Иран язучысы Пегах Никбахтның «Жемчужина Волга» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Очрашу барышында бер чит ил журналисты Татарстан һәм Иранның медицина һәм сәламәтләндерү ресурсларын ничек үстерергә планлаштырулары белән кызыксынды. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Кыргызстанцы завоевали медали на международном турнире по танцам в Москве


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

П’ять українок отримали суперниць в основі турніру WTA 1000 в Мадриді: результат жеребкування


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Цветение березы началось в столице





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о формировании взаимовыгодного международного сотрудничества


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Минск не исключает попыток оппозиции оторвать часть территории Белоруссии в пользу НАТО




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: встречи по продвижению "формулы Зеленского" дают Киеву чувство вседозволенности


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Виктор Цой

У могил Горшка и Виктора Цоя на Богословском кладбище появилась защита от вандалов



Москва

Победители программы «Миллион призов» могут активировать код до 30 апреля

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net