123ru.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Новости за 07.12.2020

Апас районы эшмәкәре илкүләм проект грантына ферма төзи башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның Апас районы фермере «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлеккә ярдәм» илкүләм проекты гранты акчасына 1 гектар мәйданда ферма төзи. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Данил Вилданов быел «Агростартап» программасы буенча 5 миллион сум күләмендә грант алган. Грант акчасына фермер трактор һәм 80 баш үгез сатып алган, шулай ук ферма төзи башлаган. «Бинаның баганалары утыртылды, төзелеш материаллары кайтарылды. Читать дальше...

Чирмешәндә физик мөмкинлекләре чикле балаларны укыту турында сөйләштеләр

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 7 декабрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Бүгенге көндә сау-сәламәт кешегә дә һөнәр үзләштерү, эшкә урнашу җиңел түгел. Ә физик мөмкинлекләре чикле балалар алдында бу проблема аеруча кискен тора. Район социаль яклау бүлегенең «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге оештырган «түгәрәк өстәл»дә дә нәкъ менә шул мәсьәлә күтәрелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Үткән уку елында Лашман урта мәктәбендәге коррекцион сыйныфта укучы 7 бала 9 сыйныфны тәмамлаган. Читать дальше...

«Хозур ТВ» телеканалы гарәп телендә YouTube каналын эшләтеп җибәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» беренче мөселман телеканалы гарәп телендә YouTube каналын эшләтеп җибәрде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. «HUZUR TV Arabic» каналы гарәп дөньясына Россиядәге исламның матурлыгын, илебездә яшәүче мөселманнарның тормыш үзенчәлекләрен күрсәтү өчен эшләнде. Моннан тыш, каналда татар дини мирасының бай тарихы да чагылдырыла, диелгән хәбәрдә. Бүгенге көндә каналда «Мөһим сөйләшү» социаль проектының беренче сезоны күрсәтелә башлады. Читать дальше...



Ватан геройлары көнендә Татарстан мәктәпләрендә батырлык дәресләре булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). 9 декабрьдә, Ватан геройлары көнендә, Татарстан мәктәпләрендә батырлык дәресләре булачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Казанның 124нче рус-татар мәктәбе укучылар белән Россия Герое, «Татарстан Геройлары» республика иҗтимагый оешмасы рәисе Газинур Хәйруллин очрашачак. Ул өлкән сыйныф укучылар һәм «ЮНАРМИЯ» хәрәкәтендә катнашучылар өчен дәрес үткәрәчәк. «Чистайның 2нче лицеенда батырлык дәресе Россия Герое Алексей Кораблев катнашында узачак»... Читать дальше...

Татарстанда төнлә -24 градус булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда төнлә -24 градус булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Иртәгә Татарстанда явым-төшемсез һава торышы саклана. Юлларда бозлавык була. Төнлә термометр баганасы -12дән -17 градуска кадәр, аязган вакытта -24 градуска кадәр күрсәтәчәк. Көндез һава температурасы -7дән -12 градуска кадәр, әмма кайбер районнарда 15 градуска кадәр булырга мөмкин. Т

Татарстанда «КАМАЗ» белән җиңел машина һәлакәтендә имгәнгән бала хастаханәдә үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда йөк машинасы белән җиңел автомобиль һәлакәтендә зыян күргән бала хастаханәдә үлгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Фаҗига бүген кичке дүрт тирәсендә Чистай-Түбән Кама юлында Борок авылы янында булган . Беренчел мәгълүматлар буенча «КИА» автомобиле руле артындагы 28 яшьлек хатын-кыз бозлавык юлда машина белән идарә итә алмаган, каршы як полосага чыккан һәм «КАМАЗ» белән бәрелешкән. Читать дальше...

Мөхәммәтшин Европа Советында ковидка каршы көрәш турында дискуссиядә катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советының җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының «Covid-19 белән алдынгы көрәштә җирле һәм төбәк хакимиятләре» темасына багышланган утырышында катнашты. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Утырышны ачкан конгресс рәисе Андерс Кнапе сүзләренчә, пандемия дәүләт дәрәҗәсендә дә, муниципалитетлар дәрәҗәсендә дә нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә кирәклеген күрсәтте. «Безгә сезнең шәһәрләрдә... Читать дальше...

Татарстанда яшәүчеләр дару белән тәэмин итү буенча сораулар бирә ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итәчәкләр. Бу турыда «бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге матбугат хезмәтендә сөйләделәр. «8 декабрьдә 10.00-12.00 сәгатьтә республикада яшәүчеләрне дару белән тәэмин итү һәм дәвалау мәсьәләләре буенча кабул итәчәкләр», диелгән хәбәрдә. Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, Татарстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары Фәридә Яркәева... Читать дальше...



Голикова: Татарстан медицина һәм демографиядә илкүләм максатларга якынайды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан сәламәтлек саклау һәм демография өлкәсендә илкүләм максатларга ирешү өчен иң яхшы практиканы куллана. Шуңа күрә республика бик югары нәтиҗә күрсәтә. Бүген ТНВ телеканалының «Tatarstan Today. Открытый миру» медиапроектында Россия вице-премьеры Татьяна Голикова шундый фикер әйтте. «2019 елда Татарстанда үлем күрсәткече бик түбән, Татарстан безнең Президент куйган илкүләм максатларга якыная. Быел Covid-19 үз төзәтмәләрен кертүе аңлашыла, әмма бу Татарстанга гына түгел, ә бөтен илгә кагыла. Читать дальше...

Казан мәктәпләрендә туклану буенча ата-аналар контроле системасы булдырылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанда ата-ана контроле системасы оештырыла, анда катнашучылар мәктәп ашханәләрендәге туклануны тикшерәчәк. Бу турыда Башкарма комитетта эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин сөйләде. «Мин ата-аналар контроле оештырырга тәкъдим итәм. Без ата-аналар санын алдык, кайбер мәктәпләрдә ата-аналарга бу мөһим эштә 11 елга бер тапкыр катнашырга туры килә», — диде Илсур Метшин. Башкарма комитетның Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризвановка директорлар... Читать дальше...

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз үлгән, өч кеше имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда йөк машинасы белән җиңел машина катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз үлгән, бала белән ике олы кеше хастаханәгә китерелгән. Бу турыда «Татар-информ»га фаҗига шаһитлары сөйләде. Бүген, 16.00 сәгать тирәсендә Түбән Кама районының Борок авылы янында авария булган. Биредә «КИА» җиңел машинасы белән «КАМАЗ» йөк машинасы бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сүзләренчә, чит ил машинасы белән идарә иткән хатын-кыз урында ук үлгән. Моннан тыш... Читать дальше...

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан ике кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан ике кеше үлгән. Бу турыда республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән хәбәрдә. Узган тәүлектә 1946 елда туган хатын-кыз һәм 1943 елда туган ир-ат ковид корбаны булган. Республикада яңа коронавирус инфекциясеннән барлыгы 152 кеше үлгән.

«Татмедиа» бинасында ачылган әдәби кафеда китаплар үзкыйммәтеннән сатыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Татмедиа» бинасында Татарстан китап нәшрияты китаплары арзан бәядән — үзкыйммәтеннән сатыла торган әдәби кафе ачылды. Бүген китап сатуның яңа форматын тәкъдим иткән әдәби кафе ачылу тантанасы булды. Моңарчы Татарстан китап нәшриятының Казанда дүрт китап сату ноктасы бар иде. Әлеге әдәби кафе нәшрият кибетләренең берсен алыштырачак, ягъни, Татарстан китап нәшриятының редакция янындагы кибете бирегә күчә.  «Биредә кофе да тәмле, китаплар да кызыклы. Читать дальше...

Быелгы язылу кампаниясендә балалар өчен татарча газета-журналларга ихтыяҗ зур

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Басма матбугатка язылу декадасында балалар өчен татарча газета-журналларга ихтыяҗ зур. «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналларына һәм «Көмеш кыңгырау» газетасына язылырга теләк белдерүчеләр күп. Бу мәгълүматны республика почта бүлекчәләрендә расладылар, шулай ук декада чорында tatmedia.ru/podpiska сайты аша онлайн язылучылар артты. Татарстанда чыгып килүче балалар басмалары төрле яшьтәге балаларга тәгаенләнгән. 0+ категориясенә «Салават күпере» журналы... Читать дальше...

Хокук яклаучы мөрәҗәгатеннән соң Уфада саңгырау таксист эшенә кайткан  

Azatliq.org 

Уфада яшәүче Салават Салихов "Яндекс.Такси" хезмәтенә эшләргә кире кайта алган. Аның колаклары ишетми һәм “Яндекс. Такси”ның иминлек хезмәте шалтыратуын кабул итмәгәнлектән Салиховның хисабын туңдырып куйганнар иде.

Казан үзәгендә шәхси йортта чыккан янгынның сәбәбе ут төртү булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Казан үзәгендәге шәхси йортта чыккан янгынның сәбәбе - ут төртү. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Кич, 29 ноябрьдә, Нестеров чокыры урамында шәхси йортта янгын чыккан. Тикшерү вакытында янгынның ут төртү сәбәпле чыгуы ачыкланган. Материаллары Тикшерү комитетына җибәрелгәннән соң, «Кеше милкен алдан уйлап юкка чыгару, зыян китерү, хулиганлык гамәлләре белән ут төртү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Читать дальше...

Белгеч: Мәскәү белән Петербургка караганда, Татарстанга турлар популяр булырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Яңа елны Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта үткәрергә теләүчеләрнең бер өлеше бу карарын үзгәртергә һәм Татарстанда бәйрәм итәргә мөмкин. Моңа республика Хөкүмәтенең 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә җәмәгать туклануы оешмаларына эшләргә рөхсәт итү карары сәбәп булырга мөмкин. Шулай итеп, Яңа ел төнендә республикада җәмәгать туклануы оешмалары иртәнге өч сәгатьтә генә ябылачак.  Бу искәрмә 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төнгә генә кагыла, калган бәйрәм көннәрендә... Читать дальше...

Россиядә Кытай белгечләре коронавирустан уйлап тапкан вакцинаны сыный башладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә Кытай белгечләре коронавирустан уйлап тапкан AD5-nCOV вакцинасын тикшерәләр. Бу турыда «Российская газета» яза. Препаратны CanSino Biologics фармкомпания җитештергән. Россиядә сынауны вакцина һәм башка биопрепаратлар җитештерүче «Петровакс» компаниясе оештыра. Халыкара сынауларда катнашу өчен Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы рөхсәтен алырга туры килгән. Сынауда катнашучы беренче төркем кешеләргә вакцина ясаганнар, алар үзләрен яхшы хис итә. Вакцинаны... Читать дальше...


Музыкальные новости
Певица

Певица из Коми участвует в телеконкурсе "Звезда"





Персональные новости
Виктор Пинчук

Творческая встреча с искателем приключений состоится в Симферополе





Казанда беренче тапкыр «Аполлон Мусагет» балетын күрсәтәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Абязов-фестиваль» барышында Казанда беренче тапкыр Игорь Стравинскийның «Аполлон Мусагет» балеты куелышы күрсәтеләчәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында La Primavera камера оркестры сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов сөйләде. «Казанда һәм Татарстанда әлеге балет моңарчы куелмаган иде. Гомумән, дөньяда „Аполлон Мусагет“ балетының бер генә куелышы билгеле. 28 гыйнварда әлеге концертны куеп булыр дип өметләнәм», — диде Рөстәм Абязов. Читать дальше...

Татарстанның җиде районында җирле депутатлар сайланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Кичә республиканың җиде районында хакимиятнең җирле органнары депутатларын сайлаганнар. Тавыш бирү Роспотребнадзор таләпләрен үтәп узды. Бу турыда Татарстан Үзәк сайлау комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте. «Сайлаучыларның 76, 68 проценты тавыш бирүдә катнашкан. Барлык округларда да сайлаулар узган дип санала», диелгән хәбәрдә. Тавыш бирү Татарстанның җиде муниципаль районы авыл җирлекләрендә узды, һәр авыл җирлегенә берәр мандат туры килгән. Барлыгы 20 кандидат теркәлгән... Читать дальше...

«Абязов-фестиваль»дә Тывадан килгән төркем чыгыш ясаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Казанда узучы «Абязов-фестиваль»дә Тывадан килгән тамак төбе белән җырлау сәнгате белән шөгыльләнүче «Хуун-Хуур-Ту» төркеме чыгыш ясаячак. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында фестивальнең сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов хәбәр итте. «Бүгенге тамашаның икенче бүлегендә „Космонавт“ дип аталган проект тәкъдим ителергә тиеш иде. Әмма әлеге проектны оештыручылар килә алмады. Алар урынына Тыва ансамбле чыгыш ясаячак. Моңа кадәр... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан массакүләм вакцинациянең кайчан узачагы билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән «Спутник V» препараты белән массакүләм вакцинацияләү республикага җитәрлек санда вакцина кайтартылгач башланачак. Бу турыда «Татар-информ» матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде. «Төбәккә „Спутник V“ вакцинасы җитәрлек санда кайткач, массакүләм вакцинацияләү башланачак», — диде спикер. Искәртеп үтик, бүгенгә Татарстанга медицина хезмәткәрләре... Читать дальше...

Коронавируска каршы вакцинациянең тискәре йогынтысын атадылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Уңай ПЦР-тест һәм антитәнчекләр яңа коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V вакцинасын куллануда препаратның килешмәвен күрсәтә торган билге булырга мөмкин. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Хәзерге вакытта уңай ПЦР-тест яки пациенттагы антитәнчекләр вакцинаның килешмәвен күрсәтә торган билге булырга мөмкин», - диде спикер. Владимир Жаворонков искәрткәнчә... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

«Радио Зенит» – информационный партнер форума «Мы вместе. Спорт»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Хачанов: хочу вернуться в топ-10 ATP


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Хамовники побили пятилетний рекорд по количеству сделок с недвижимостью





Путин в России и мире
Москва

Наблюдательная миссия ЕС в Армении превращается в миссию НАТО.


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Желдорреммаш

На ЧЭРЗ приступили к реорганизации производственной площадки



Москва

Белгородка стащила из такси телефона

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net