123ru.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Новости за 31.12.2020

Кукмара районының Кортлык һәм Ядегәр авылларында табиб амбулаториясе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Кортлык һәм Ядегәр авылларында фельдшер-акушерлык пункты һәм табиб амбулаториясен ачу Кукмара муниципаль районы авылларында яшәүчеләр өчен чын Яңа ел бүләге булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Яңа медицина объектларында авыл халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү өчен уңайлы шартлар тудырылган. Фельдшер-акушерлык пунктында һәм табиб амбулаториясендә кирәкле мебель һәм медицина җиһазлары барысы да урнаштырылган. Читать дальше...

Яшел Үзән сөт комбинаты балалар өчен ковид-госпиталь табибларын котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты 1 нче балалар шәһәр хастаханәсе персоналын һәм авыруларын Яңа ел белән котлады. Балалар 110 баллы бүләк алдылар, ә хастаханә персоналына Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты продукциясе белән 200 җыелма тапшырылды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Апрель аеннан бирле 1нче балалар шәһәр хастаханәсе вакытлыча балалар йогышлы авырулар госпитале буларак эшли — ул йогышлы авырулар белән... Читать дальше...

Галимнәр гомерне озайту ысулын атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Урта диңгез диетасы йөрәк-кан тамырлары системаы авырулары куркынычын киметергә һәм гомерне озайтырга сәләтле. Бу хакта Америка галимнәре уздырган тикшеренүгә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Белгечләр ачыклаганча, 12 ай дәвамында диета тоту эчәклек микробиомасында уңай үзгәрешләр китереп чыгарган һәм бактерияләрнең күптөрлелеген югалту куркынычын бетергән. Моннан тыш, тикшеренүчеләр сөякләрнең уалучанлыгын киметә торган, баш мие функцияләре яхшырта һәм ялкынсынуга... Читать дальше...



Яңа ел каникулы көннәрендә чатыр ярминкәләрендә фермер продукциясен саталар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). 2020 елдагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 27 декабрьдә төгәлләнде, әмма чатыр мәйданчыклары үз эшен дәвам итәчәк. Бу турыда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясен республика халкы гадәттәге тәртиптә эшләүче махсус чатыр мәйданчыкларында сатып ала. Яңа елдан соң алар 2021 елның 3 гыйнварыннан эшли башлыйлар. Казанда чатыр ярминкәләре түбәндәге адреслар буенча эшли: Авиатөзелеш районында ... Читать дальше...

Алабугада төп Яңа ел чаралары афишасы билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 31 декабрь, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Алабуга шәһәрендә Яңа ел ялларында төрле бәйрәм чаралары узачак. Бу хакта район газетасы яза. 31 декабрьдә «Гуляй» паркында Яңа ел тамашасы була. 18.00 сәгатьтә артистлар катнашында концерт программасы, урам театры, конкурслар башланды. Кунакларга призлар һәм бүләкләр тапшырыла, Кыш Бабай һәм Кар кызы бәйрәм белән котлаячак. 21.00 сәгатьтә Россия эстрадасы йолдызы Лада Дэнс чыгыш ясаячак. 22.00 бәйрәм фейервергы һәм Яңа ел дискотекасы булачак. Читать дальше...

Журналистика ветераны Эльвира Кудрецкая вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Озак еллар радиода эшләгән журналист, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Кудрецкая вафат. Бу хакта аның коллегасы Йолдыз Крепостина хәбәр итә. «Ул үзенең профессиональ эшчәнлегенең бик күп елларын радиожурналистикага бирде, „Татарстан“ радиосында эшләде, иҗтимагый-сәяси тапшырулар алып барды», — дип хәбәр итә Йолдыз Крепостина. Эльвира Кудрецкая белән хушлашу иртәгә, 1 гыйнварда, 12.00 сәгатьтә Нагорный бистәсе, Дорожная урамы, 37В адреслы йортты (мәктәп каршында) узачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына Яңа ел видеокотлавы юллады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алдыннан республика халкына видеокотлау белән мөрәҗәгать итте. «Хәерле кич, хөрмәтле ватандашлар! Бик тиздән Яңа 2021 ел үз хокукларына керәчәк. Барыбыз өчен дә бу яңа календарь башы гына түгел. Бу — яңа өметләр, планнар һәм хыяллар. Яңа ел җан җылысы бүләк итә торган бәйрәм. Бу кич — дуслар һәм якыннар белән аралашу, балалар белән бергә әкияткә ышану өчен иң яхшы вакыт. Яңа ел төнендә, без иң изге теләкләребезне телибез һәм нәтиҗәләр ясыйбыз. Читать дальше...

Синоптиклар Татарстан халкын бозлавык һәм томан турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабря, «Татар-информ»). Иртәгә, яңа елның беренче көнендә Татарстанда һава торышы шартлары начарланачак. Бу хакта Гидрометеорология үзәге хәбәр итте. Төнлә һәм көндез республиканың көнбатышында бозлы кар яварга мөмкин. Юлларда бозлавык булачак. Моннан тыш, төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Татарстан территориясендә уртача салкын һава торышы сакланачак.



2021 елда педагогик уку йортларына 500 млн сум бүлеп бирәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Киләсе елда Россиядәге педагогик югары уку йортларына педагогика фәнен үстерү өчен 500 млн сум бүлеп бирәчәкләр. Бу сумма элеккегә караганда өч мәртәбә күбрәк. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка сылтама белән Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте. «Киләсе елдан башлап педагогик югары уку йортларында фәнне финанслауны өч мәртәбә арттырачакбыз. 33 педагогик уку йортына 150 млн бүлеп бирелгән, киләсе елда педагогика фәнен үстерү өчен 500 млн тотачакбыз», — диде министр. Читать дальше...

Красноярск өлкәсенең Волоково авылындагы һәйкәлгә татарча рәхмәт сүзләре язганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Красноярск өлкәсе Пировский районының Волоковое авылында Холмовое һәм Волоковое авылларында туган фронтовикларына багышланган мемориаль комплекс төзелешенең беренче этабы тәмамланды. Гранит ташка ветераннарның исем-фамилиясе һәм ике телдә дә рәхмәт сүзләре язылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. Авылларга Столыпинның аграр реформасы елларында Казан губернасыннан күченеп килгән керәшен татарлары ниггез салган. Бер айда комплексны торгызу өчен зур эшләр башкарылган... Читать дальше...

Юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафка шикаятьне онлайн биреп булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Киләсе елдан башлап юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларга дистанцион рәвештә шикаять биреп булачак. Әлеге законны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан. Проектның инициаторлары — «Бердәм Россия» фракциясе парламентарийлары. Бу закон ярдәмендә Россиядәге машина йөртүчеләр автомат режимда эшли торган фото- яки видеокамералар теркәгән штрафларга шикаять бирә алачак. Шикаятьне электрон... Читать дальше...

Мәчкәрәдәге борынгы ташлар ни сөйли - «Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», «Татарстан» , Ольга Туманская). Без Мәчкәрәдә, Татарстанның иң борынгы җәмигъ мәчетләренең берсе янәшәсендә басып торабыз. Менә шунда басып торганда аңлашыла да инде: Кукмарадан ерак түгел генә урнашкан шушы авыл аша туристик маршрут, һичшиксез, үтәргә тиеш. Тарихка кагылып алырга теләүчеләр өчен, нәкъ менә тотып карарга. КҮЗЛӘРНЕ АЧАБЫЗ – Әйдә, барысын да керт! Тиз бул! – дип кычкыра Кызыл армия солдаты. …Күп тә үтми, мәчетнең гөмбәзле залында дога укыган тавышлар ишетелә башлый. Читать дальше...

Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» басмасы Россиядә иң яхшы китаплар исемлегенә керде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан китап нәшриятының дүрт китабы 2019 елда төбәк нәшриятларында чыккан иң яхшы 50 китап исемлегенә керде. Әлеге исемлектә Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», «Татар халык әкиятләре», Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре», «Дәрдемәнд» китаплары бар. Бу хакта Татарстан китап нәшриятының Инстаграмдагы аккаунтында хәбәр иттеләр. Исемлек Россиянең китап чыгаручылар ассоциациясенең «Елның иң яхшы китаплары» бәйгесе экспертлары ясаган нәтиҗәләргә нигезләнеп төзелгән.

Башкортстан авыллары Яңа елны хәмерсез каршы алырга җыена

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Алинә Бикмуллина). Башкортстанда «Аек авыл» республикакүләм бәйгенең муниципаль этабы тәмамланган. 2011 елдан бирле үткәрелә торган бәйге Бөтендөнья башкорт корылтае инициативасы белән үткәрелә. Бу турыда Башкортстанның Әлшәй районының «Әлшәй хәбәрләре» газетасы (104нче саны) хәбәр итә. Барлыгы биш конкурс (2011, 2012, 2013, 2014 һәм 2019 елларда) узган. Авылны үстерүнең комплекслы программасына җиңүче исеменә лаек булган биш авыл керәчәк. Бәйге авыл халкын аек һәм сәламәт яшәү рәвешенә тарту... Читать дальше...

Владимир Путин Россия халкын Яңа ел белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия халкын яңа 2021 ел белән котлап, «узып баручы ел үз эченә берничә еллык йөкне сыйдырды, катлаулы булды, әмма Россия аны лаеклы уздырды», дип белдерде. Бу хакта РИА Новости яза. Президентның Яңа ел котлавын беренчеләрдән булып Анадырь һәм Петропавловск-Камачатскида яшәүчеләр күрде, аларда Яңа ел Мәскәү вакыты белән 15:00 сәгатьтә башлана. Мәскәү вакыты белән 16:00 сәгатьтә бәйрәм Төньяк Курилда, Магаданда, Көньяк Сахалинда... Читать дальше...

Татарстанда иң яхшы медицина оешмаларын бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстанның Стандартизация һәм метрология үзәге «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» конкурсы йомгаклары буенча сәламәтлек саклау өлкәсендә уникаль һәм инновацион хезмәтләр күрсәткән иң яхшы медицина оешмаларын бүләкләделәр. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте. Бүләкләү чарасы Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрына «сыйфат өлкәсендәге казанышлары өчен» Мактаулы билгесен тапшыру белән башланды. Читать дальше...

Татарстанда энеләрен янгыннан коткарган яшүсмер Яңа елга яңа йорт алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Алексеевск районының Зур Алан авылында 14 яшьлек Иван Павлиновка яңа йорт ачкычы тапшырдылар. Быелның ноябрь аенда ул кечкенә энеләрен янгыннан коткарды, әмма гаилә йортсыз калды. Павлиновларга йорт ачкычын Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов тапшырды. Герой-яшүсмер сүзләренчә, яңа йорт искесеннән бер дә ким түгел. «Барысы да ошый. Монда иске өйдәге кебек түгел. Иске йорт көч-хәл белән генә тора иде. Анда бер бүлмә һәм кухня гына бар иде. Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Яңа ел белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын Яңа ел белән котлады. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсенә язып куйды. «Яңа ел килергә санаулы сәгатьләр генә калып бара. Узып баручы ел шактый катлаулы һәм бик мөһим булды. Вакыт һәм килеп туган хәлләр нинди генә үзгәрешләр китереп чыгармасын, халкыбызның бердәмлеге, авырлыкларны «иңгә иң» торып җиңә белүе аның иң асыл сыйфатларының берсе булып кала. 2021 ел Татарстан өчен үзенчәлекле булачак. Читать дальше...

Камал театры артисты Алмаз Гәрәев һәм аның кызы «Күңелле әлифба» ролигын төшергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Камал театры артисты Алмаз Гәрәев һәм аның кызы Зөбәйдә YouTube-каналда татар алфавитын өйрәнүгә багышланган «Күңелле әлифба» ролигын чыгарды. Һәр сериядә әти һәм кыз билгеле бер хәрефкә башланган сүзләр өйрәнә. Бу сериянең төп герое — В хәрефе. «Бер хәреф поезд вагонына кача. Зөбәйдә үрмәкүчтән курка һәм камыр басарга уйлый! Ә әтисе кәгазьдән су алырга өйрәнә. Бу юлы безнең геройлар белән ниләр булган? Бу хакта „Күңелле әлифба“ проектының яңа чыгарылышында беләчәкбез», — диелә ролик язмасында.


Музыкальные новости
Карина Кокс

«Накинулись на нас как голодные собаки на кусок мяса!» Участники шоу «Сокровища императора»обвинили Карину Кокс и Женю Искандарову в беспринципной игре ради победы





Персональные новости
Динамо

«Ростов» и «Динамо» продолжают борьбу за Кубок! «Оренбургу» и «Уралу» осталось выживать?





Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев татар дөньясын Яңа ел белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Яңа ел белән котлап мөрәҗәгать итте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында язылган. «Татар дөньясы һәрвакыт хәрәкәттә. Без, бердәм булып, Яңа 2021 елга аяк басабыз. Кызганычка каршы, коронавирус пандемиясе сәбәпле, узып баручы ел Татар конгрессының кайбер чараларын онлайн форматка күчерергә мәҗбүр итте, тик шулай да 2020 ел милләттәшләребез күңеленә „Татарлар... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Инстаграмда язылучыларын Яңа ел белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»).Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграмда язылучыларын Яңа ел белән котлады. «Хәерле көн, кадәрле дуслар! Язылучыларыма якынлашып килүче Яңа ел белән ихластан котлыйм! Барыгызга да уңышлар!» — диде Рөстәм Миңнеханов. Алдарак республика җитәкчесе Татарстан халкына Яңа ел белән котлап мөрәҗәгать иткән иде.

Россиянең халык артисты Евгений Князевны «Әл-Фәхр» ордены белән бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин йөкләмәсе буенча, аның урынбасары Рушан хәзрәт Аббасов Россиянең халык артисты, Б.Щукин исемендәге Театр институты ректоры Евгений Князевка Россия мөселманнарының иң югары бүләге «Әл Фәхр» орденын тапшырды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итте. «Күпмилләтле Россия җәмгыятендә рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыткан һәм үстергән, яшьләрне тәрбияләгән, сәнгать ярдәмендә югары әхлакый... Читать дальше...

Тәтештә ике машина бәрелешкәч, ике егет һәм бер яшүсмер кыз зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә Тәтештә ике машина бәрелешкәч ике егет һәм бер яшүсмер кыз имгәнгән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте. Авария кичә кич сигезләр тирәсендә Свердлов урамында булган. Монда «Хендэ» һәм «Шевроле» машиналары бәрелешкән. Бәрелүдән Корея автомобиле юлга аркылы ауган, ә «Шевроле» машинасы юл читенә очып төшкән. «Кимендә өч кеше — егерме яшьләр чамасындагы ике егет һәм 16 яшьләр чамасындагы кыз зыян күргән. Аларның барысын да хастаханәгә алып киттеләр»... Читать дальше...

Игорь Комаров Рөстәм Миңнехановны Яңа ел белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Узып бара торган ел гади булмады, ул күп нәрсәгә өйрәтте һәм характерны чыныктырды. Бу хакта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка юллаган котлау открыткасында язган. «Киләсе 2021 елда барысы да яхшы булсын. Без көчлерәк һәм бердәмрәк булдык, үз көчебезгә ныграк ышанабыз. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, уңышлар, ныклы сәламәтлек телим!» — дип язган Комаров.

Инстаграмда татар йолдызлары һәм блогерлары катнашында яңа кулинар шоу чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Инстаграмда Tatnews.tatar аккаунтында татар йолдызлары һәм блогерлары катнашында яңа кулинар шоу чыкты. Оештыручылар милли ризыкларны әзерләү үзенчәлекләрен күрсәтергә, шулай ук Россия һәм дөнья халыклары ризыкларын да әзерләргә планлаштыра. «Моның чираттагы гади бер кулинар шоу гына булуын теләмибез. Без аш-су аркылы дөнья мәдәниятләрен өйрәнәчәкбез, тарихны сөйләячәкбез. Шоу ашарга пешерергә өйрәнергә теләүчеләр һәм мәдәният белән кызыксынган кешеләргә ошаячак»... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Like FM – федеральный партнер релиза «Идеальная зависимость»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Рыбакина о смене гражданства: «Я никому ничего не доказываю. В меня поверил Казахстан, чему я очень рада»


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

"Самое опасное" начнётся в пятницу: Синоптик предупредил об аномальной погоде в России





Путин в России и мире
Москва

Кремль: в Москве 22 апреля состоится встреча Путина с Алиевым


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко сравнил Всебелорусское народное собрание с «пустотой»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

В Москве арестован на пять суток историк-публицист Сергеев за пост памяти Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Comedy Club

Турбо из «Слова пацана» раскрыл правду о личной жизни на съёмках Comedy Club



Москва

Подозреваемого в убийстве из-за парковки привезли в Москву из Ростовской области

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net