123ru.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Новости за 28.12.2020

Алабугада төрле милләт гаиләләре «этночыршы» бәйрәменә җыелды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Алабуга шәһәрендә «Иллюзион» кинотеатрында «этночыршы» бәйрәме узды. Бу турыда «Новая Кама» газетасы яза. Бәйрәмне Татарстан Халыклар ассамблесенең Алабуга районындагы вәкиллеге оештырды. Алабугада этник чыршы бәйрәме алтынчы тапкыр үткәрелә. Катнашучылар милли котюмнар кигән, төрле телләрдә котлау, шигырь һәм җырлар яңгыраган. Бу бәйрәмгә төрле милләт гаиләләре һәм балалары килгән иде. «Бу безнең дус һәм тату яшәвебезне күрсәтә. Татарстанда 173 милләт вәкиле яши. Читать дальше...

Түбән Камада Кыш бабай хастаханәдә ятучы балаларны котлаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың перинаталь үзәкле балалар хастаханәсендә матур гадәт бар. Ел саен биредә эшләүчеләр стационарда ятучы балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлый. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Менә быел да Кыш бабай белән Кар кызы палаталарга кереп, балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итте. Балалар шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, ә бүләккә татлы ризыклар, уенчыклар алды.

Татарстанда ятим балаларны торак белән тәэмин итү планын үтәделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан 28 декабрь, «Татар-информ»). 2020 елда Татарстанда 600 ятим бала торак белән тәэмин ителгән. Аларның соңгысы бүген "Салават Күпере" торак районында фатир ачкычы алды. Бу хакта республика Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә. Махсус программа буенча ятим балалар 40 кв.метрдан артык мәйданлы бер бүлмәле фатир ала. 2020 елдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча торак алучы ятим балалар саны елына 300дән 600 кешегә кадәр арттырылды. Татарстан... Читать дальше...



Казанда Наркотикларга каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте Йортында 2030 елга кадәр Россиянең Наркотикларга каршы дәүләт сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Очрашу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, республиканың беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин доклад белән чыгыш ясады. Татарстан эчке эшләр министры сүзләренчә, Татарстанда оператив хәл контрольдә тора. Читать дальше...

Венера Ганиеваның ире, опера театрының тавыш режиссеры Камил Фәйзрахманов вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, яраткан җырчыбыз Венера Ганиеваның ире Камил Фәйзрахманов вафат булган. Бу хакта « Шәһри Казан » хәбәр итә. Киләсе елның август аенда аларның гаилә коруларына 35 ел булган булыр иде. Камил Фәйзрахманов 40 елдан артык тавыш режиссеры булып эшләде. Соңгы елларда ул Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры театрында хезмәт куйды.

Татарстанда томан һәм 27 градуска кадәр салкын көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 29 декабрьдә, Татарстан территориясендә томан һәм 27 градуска кадәр салкын көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. «Аязучан болытлы һава торышы көтелә.Төнлә бераз кар яварга мөмкин», — диелгән хәбәрдә. Көндез явым-төшем булу ихтималы аз. Кайбер районнарда томан төшәргә һәм вак яңгыр яварга мөмкин. Шулай ук төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка күчүчән җил булачак. Төнлә һава температурасы -15…-20 градус... Читать дальше...



Казан үзәгендә автомобиль арбасында ауган тәрәзә пыялалары ир-атны сытып үтергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан үзәгендә автомобиль арбасында ауган тәрәзә пыялалары ир-атны сытып үтергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына һәлакәт шаһитлары хәбәр итте. Шаһитлар сүзләренчә, ир-ат Бутлеров урамындагы Казан дәүләт медицина академиясенә тәрәзә пыялалары алып килгән. Фаҗига ул автомобиль арбасында булган килеп чыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-атның аягы таеп киткән һәм аның өстенә тәрәзә пыялалары ауган. Ир-ат шунда ук үлгән.

Рөстәм Миңнеханов пандемия чорында Татарстан вузларының эшен бәяләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген югары уку йортлары ректорлары һәм академик фән вәкилләре белән очрашты. Ул республика югары уку йортларының коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында эшен бәяләде. Чара Татарстан Хөкүмәте Йортында узды. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Миңнеханов сүзләренчә, 2020 ел мәгариф системасы өчен чакырулар һәм сынаулар елы булды. Пандемия белем бирү процессына үз төзәтмәләрен кертте, әмма Татарстанның... Читать дальше...

Төркиядә татар мәкаль һәм әйтемнәре анализланган фәнни мәкаләләр басылып чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 28 декабрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиядә «Мәкальләр һәм әйтемнәр буенча тикшеренүләр» исемле фәнни җыентыкта татар телендә кием-салым, авыз һәм баш белән бәйле мәкаль һәм әйтемнәр буенча ике мәкалә басылган. Бу хакта галим Җиһан Чакмак хәбәр итә. Җыентыкта төрки дөнья тел белгечләренең 13 фәнни мәкаләсе урын алган. Шуларның икесе татар телендәге мәкаль һәм әйтемнәргә багышланган. Аларның авторлары — Җәлал Байар университеты галиме Җиһан Чакмак һәм Коҗатәпә университеты галимәсе Гүлшаһ Йылмаз. Читать дальше...

Язучы-тәрҗемәче Наилә Краева вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Язучы-тәрҗемәче Наилә Краева вафат. Бу хакта ТР Язучылар берлеге хәбәр итә. «Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмәнең урыны җәннәттә булсын», диелгән хәбәрдә. Хушлашу мәрасиме иртәгә, 29 декабрьдә, 9 сәгать 30 минутта 15нче хастаханәдә узачак.

Казанда Пәйгамбәрнең тормышы турында татар телендә ике томлы китап чыгачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Казанда «Аллаһы сөекле рәсүле Мөхәммәд салләһу галәйһи вә сәлләм» Мәдинә чоры» китабы чыгачак. Бу турыда китапның авторы — Россиядә танылган татар мөселман эшлеклесе, «Миргазыян» Казан мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Габдерәүф хәзрәт Зәбиров хәбәр итә. Быел китапның беренче томы чыкты. Ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең туу вакыты, балачагы, яшьлеге, Мәдинәгә күчкәнче Мәккәдәге пәйгамбәрлек эшчәнлеге еллары турында сөйли. Читать дальше...

Россия төбәкләре 31 декабрьне ял көне дип игълан итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Төньяк Осетия 31 декабрьне ял көне дип игълан итте. Алданрак Краснодар крае, Чечня һәм башка төбәкләр шундый карар кабул иткән иде. Шулай итеп, хәзер Россиядә яшәүче барлык кеше 2020 елның соңгы көнендә ял итәчәк. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Узган атнада Владимир Путин Федерациянең барлык субъектларын 31 декабрьне ял көне дип игълан итәргә чакырды. Президент сүзләренчә, бу көнне «йомшак итеп әйткәндә эш үзенчәлекле», ә гамәлдәге закон буенча мондый кыска... Читать дальше...

Миңнеханов Ак Барс Банкның Covid-19 пандемиясе чорында ярдәм итүе турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты бүген республиканың цифрлы үсешенә ярдәм итү ассоциациясе утырышын уздырды. Чара Казанның ИТ-паркында узды. Бу турыда Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Утырышта Рөстәм Миңнеханов Ак Барс Банкының республиканың финанс-технологик партнеры буларак керткән өлешен билгеләп үтте, шулай ук чарада тәкъдим ителгән яңа эшләнмәләрне бәяләде. «Ак Барс Банк беренчеләрдән булып Федераль салым хезмәтенең блокчейн-платформасына кушылды. Аның продуктлары призлы урыннар били... Читать дальше...

Британия белгече организмга май туплануны киметә торган җиләк-җимешне атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Төп ризык алдыннан бер алма ашау елына биш килограммнан артык майдан котылырга ярдәм итә ала. Бу хакта Британия диетологы Роб Хобсонга сылтама белән РИА Новости яза. Аның сүзләренчә, алма шоколад плиткасыннан яки башка калорияле татлы ризыктан өч тапкыр туклыклырак. «Йөз грамм алмада 1,2 грамм азык җепселе бар, шуның аркасында тамак тук тоела, бигрәк тә азык алдыннан кулланганда», — дип аңлатты белгеч. Хобсон сүзләренчә, җиләк-җимеш җепселләре шулай ук эчәклектәге... Читать дальше...

2020 елда Татарстан мөфтияте 73 фәтва чыгарды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). 2020 ел башында Татарстан мөфтиятенең рәсми сайтында «ТР мөселманнары Диния нәзарәте фәтвалары» дигән яңа рубрика барлыкка килде. Фәтва темалары ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Даруль ифта» мөселман call-үзәге белгечләренә еш бирелә торган сораулар һәм теге яки бу вакытта Татарстан мөселманнары өчен актуаль булган мәсьәләләрдән чыгып формалаша, дип яза нәзарәтнең матбугат хезмәте. 2020 елда барлыгы 73 фәтва әзерләнде. Аларның 6сы пандемия мәсьәләләренә: җомга намазын онлайн режимда... Читать дальше...


Музыкальные новости
Гречка

Анна Пересильд, Леон Кемстач, Светлана Иванова, Яна Чурикова, Саша Стоун и другие гости «белой вечеринки» в рамках ММКФ





Персональные новости
Россия

Случай на концерте Metallica в России





Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе юбилеена багышланган китап тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). «Татарстанда сәламәтлек саклау: 100 еллык тарихы» китабы чыкты. Ул республика сәламәтлек саклау өлкәсенең 100 еллык юбилеена багышланган. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде. «Бу ел пандемия белән генә истә калмас бит. Быел без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үттек, әлбәттә, Татарстанның сәламәтлек саклау системасына 100 ел тулды», — диде министр. Китап медицина хезмәткәрләре, хастаханә... Читать дальше...

Зәй районы Нератовка авылында 9 баш дуңгыз хуҗалыклардан алып юк ителгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Африка дуңгыз чумасы таралганлыктан, Татарстанда куркыныч янаган зоналарда дуңгызлар тикшерүгә алып яндырыла. 28 декабрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Зәй районы Нератовка авылында 9 баш дуңгыз хуҗалыклардан алып юк ителгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе сайтында хәбәр ителә. Татарстанда Африка дуңгыз чумасының барлыгы дүрт чыганагы теркәлгән. Алабуга районында чир 20 декабрьдә ачыкланган. Территориядә 37 кабан дуңгызы мәете табылган. Читать дальше...

Әстерханда ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Әстерхан дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы фондларыннан «Татарларда кунакта» күргәзмәсе ачылды. Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган. Күргәзмә 2020 елның 28 гыйнварында Екатеринбургта ачылган зур күргәзмә проектының бер өлеше булып тора. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте. Күргәзмә Россия, Татарстан һәм Әстерхан өлкәсе Мәдәният министрлыклары, Россия музейлар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы... Читать дальше...

Казанда «Коръәннән үгет-нәсыйхәтләр» китабы чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрияты «Наставления из Куръана» («Коръәннән үгет-нәсыйхәтләр») китабын бастырды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. «Һәрберебез кыйммәтле тормышчан киңәш, хикмәтле үгет-нәсыйхәт алырга тели. Китап Коръәндә күпме хикмәтле хәзинәләр тупланганын искә төшерү өчен нәшер ителгән. Бу — аятьләргә таянып язылган, матур үгет-нәсыйхәтләр китабы. Җыентыкта күркәм холык, ата-анага хөрмәт, файда китерү сәләте... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

МФК «Динамо Пушкино» вошел в топ-8 команд Всероссийского футбольного турнира «Кубок Казани»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Вторая ракетка Казахстана опустилась в чемпионской гонке WTA


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Регоператор провел экологический телемост между школьниками Подольска и Москвы





Путин в России и мире
Москва

Путин сказал Алиеву: "Пора!". Новый БАМ пройдет через Кавказ. Транспортным коридором "Север — Юг" Россия и Азербайджан перешли дорогу Западу


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко ограничил выплату дивидендов гражданам недружественных стран




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленский допустил, что Москва и Киев начнут мирные переговоры


Навальный в России и мире
Москва

Патриарх Кирилл запретил в служении священника, проводившего панихиду по Алексею Навальному



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Эдвард Григ

«В путешествие с Григом»: в Свердловской филармонии стартовала вузовская неделя музыки



Москва

Mash: Михаилу Ефремову отказали в УДО

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net