Мөхәммәтшин Конституция мәхкәмәсен бетерү турында: "Юристларның активрак булуын көткән идем"
Республика Конституция мәхкәмәсен бетерү халыкны хокукый ярдәм өчен Мәскәүгә яки Петербурга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итәчәк, дип саный парламент рәисе.
Республика Конституция мәхкәмәсен бетерү халыкны хокукый ярдәм өчен Мәскәүгә яки Петербурга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итәчәк, дип саный парламент рәисе.
(Чирмешән, 4 декабрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадыйр Гомәров). Быел, көз, районнан 23 егет хәрби хезмәткә алынды. 4 декабрьдә соңгы төркемне озаттылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Егетләр юлга кузгалыр алдыннан соңгы инструктаж үткәрелде. Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссар Дмитрий Палаткин кабат документларны барлады, юлда үзеңне ничек тотарга икәнен аңлатты. «Бер ел тиз үтә. Сезнең хакта безгә, районга, әти-әниләрегезгә мактау хатлары гына килеп торсын, Зинһар... Читать дальше...
(Мәскәү, 4 декабрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина «Вызов — XXI век» дип аталган XVI Бөтенроссия конкурсында катнашып, беренче урынга лаек булды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Россиянең Иҗтимагый палатасында узды. Зилә Мөбәрәкшина «Халыкара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр» номинациясендә «Татар булу тешли: милли кием ничә сумга төшә?», Илнар Гарифуллин: «Татарстанның мәдәни нигезен Башкортстан татарлары төзи», «Сабан туе: сугыш чорында үткән... Читать дальше...
(Азнакай, 4 декабрь, «Татар-информ», «Маяк» ). Бүген Азнакайда инде матур традициягә әверелгән шәфкатьлелек телемарафоны үтте. Мәдәният йортында башланган марафон һәр елдагыча, туры эфирда барды.Азнакайлылар тарафыннан бер сәгать эчендә 700 мең сумга якын акча җыелды. Марафон көн буена дәвам итеп, анда һәркем үз өлешен кертергә ашыкты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Чараны ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин азнакайлыларның гомер-гомергә ярдәмләшеп, тормыш сынауларында бер-берләренә терәк булып яшәүләрен ассызыклады. Читать дальше...
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 5 декабрьдә, Татарстан территориясендә һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республика буенча төнлә һәм иртән томан төшәчәк, дип искәртә синоптиклар. Метеорологлар мәгълүматларына караганда, төбәк территориясендә элек урнашкан салкын һава торышы саклана.
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов Курчак театрында «Шүрәле» балетында бииячәк. Театрда курчак балеты репетицияләре бара. «Әкият» татар дәүләт курчак театрында La Primavera камера оркестры белән берлектә «Шүрәле» балетын кую идеясе белән оркестрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов чыккан. Композитор Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты музыкасын да оркестр өчен ул эшкәрткән. Спектакльнең премьерасы эскизлар форматында «Абязов-фестиваль» кысаларында С. Читать дальше...
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда элек урнашкан салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми, җил төньяк-көнбатыштан. Урыны белән томан һәм сыкы төшәргә мөмкин. Юлларда бозлавык хасил була. Көчле җил көтелә, аның юнәлеше үзгәрәчәк. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы -18дән -23 градуска кадәр, аязган вакытта -24тән -29 градуска кадәр була. Көндез 12-17 градуска кадәр салкын һава торышы фаразлана.
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»).Башкортстан халкына Яңа елны гаилә даирәсендә каршы алырга тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. «Бердәм Россия»нең туган көне уңаеннан сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны тематик кабул итү вакытында профильле ведомство вәкилләре вирустан сакланырга өндәде. «Сез табибларның нинди режимда эшләвен күрәсез. Аларга болай да йөкләнеш бик зур. Яллардан артык файдаланмагыз, барлык саклык чараларын үтәгез», - диде Башкортстан буенча Россия сәламәтлек... Читать дальше...
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2025 елда Казанда Спортның су төрләре буенча FINA дөнья чемпионатын уздыруга әзерлек буенча эшлекле киңәшмә уздырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Киңәшмә видеоконференция элемтә режимында узды. «Катнашучылар спорт объектларын әзерләү, спортчыларны һәм делегация вәкилләрен урнаштыру, турнирда катнашучыларның иминлеген тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышты», — диелә хәбәрдә. Киңәшмәдә РФ спорт министры Олег Матыцин... Читать дальше...
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Чистайда 74нче яшендә педагог Татьяна Полищук вафат булган. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» газетасы яза. Татьяна Александровна утыз елдан артык Чистай авыл хуҗалыгы техникумында укытучы, методист һәм читтән торып уку бүлеге мөдире булып эшли. Хезмәттәшләренең сүзләренә караганда, Татьяна Александровна белемле, үз фәнен тирәнтен белгән укытучы булган. «Укучылар һәм педагоглар аны хөрмәт итте, яратты. Татьяна Александровна күпләргә үрнәк булды. Ул җәмәгать тормышында катнашты... Читать дальше...
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле вафатына кадәр Венера Гәрәева белән бергә әзерләнгән программаны сәхнәгә чыгарырга җыена. Бүген журналистлар өчен тәкъдим ителгән ачык репетиция легендар хормейстерның вафатына 40 көнлегенә туры килгән иде. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Туган ил» дип аталган концерт программасы әзерли. Программа нигезендә «Туй» музыкаль-хореографик спектакле ята. «Бу программа Венера Гәрәеваның ризалыгы белән аның катнашында әзерли башлаган идек. Читать дальше...
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Руслан Белыйның Салават Юлаев турында мәзәген тамаша кылган өчен Башкортстан юмористын көрәшчеләр кыйный язып калганнар. Бүген Zoom платформасында узган дүртенче «Россия милләтләренең телләрен саклауда алдынгы тәҗрибәләр» онлайн-конференциясендә милли юмор чикләре турында сөйләшкәндә шул очрак искә алынды. «Милли юмор белән кеше көлдерер алдыннан бик күп мәгълүматны үзләштерергә, мәсьәләне төптән өйрәнергә кирәк. Шуңа да башкортлар авызыңны үлчәп ач диләр»... Читать дальше...
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбиятны өйрәнү бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов киләчәктә татар әдәбияты дәреслекләренә керә алырдай яшь авторларны атады. Галим үз фикерен «Татар-информ» хәбәрчесе соравы буенча Татарстан Фәннәр академиясендә узган халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында җиткерде. «Бүгенге татар әдәбиятына яшь язучылар шактый актив һәм тулы бер төркем булып килделәр. Аларның иҗаты әйбәт. Читать дальше...
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле үз тарихында беренче мәртәбә сәхнәгә туй йолаларын чыгара. Коллектив бу йолаларның үзләре ярдәмендә кабат халыкка әйләнеп кайтасына ышана. Бүген ансамбль журналистлар өчен ачык репетиция ясады. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Туган ил» дип аталган концерт программасы нигезендә «Туй» музыкаль-хореографик спектакле ята. «Концерт программасында татар морзаларының туйларын күрсәтәсебез килде. Хореографик... Читать дальше...
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Прокуратура Казан үзәгендә автобус янганнан соң тикшерү башлады. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә. Казан прокуратурасы Татарстан урамында 54нче маршрут автобусы яну очрагыннан соң тикшерү оештырды. Күзәтчелек ведомствосы пассажирлар йөртүне оештыру таләпләренең үтәлешен тикшерәчәк. Әгәр хокук бозулар табылса, чаралар күреләчәк. Элегрәк «Татар-информ» Казан үзәгендә автобус янганлыгын хәбәр иткән иде.
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Айсылу Галиева). Википедия аерым бер идеология, дәүләт яки милләткә хезмәт итми. Татарча википедиянең китапханәчесе, тәрҗемәче Фәрһад Фәткуллин фикеренчә, порталның төп өстенлеге шунда. Фәрһад фикеренчә, татар телле сайтлар никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак була. Әмма ул, әйтик, энциклопедик институт мәгълүматлары аерым сайтта түгел, Википедиядә урнаштырылса, күпкә отышлырак булыр иде, дип уйлый. «Википедиядә башкача: син язасын да, бу материалны бөтен кеше күрә ала һәм ул Интернетта мәңгегә кала. Читать дальше...
Татар теле дәресләре Төмән өлкәсе телеканалындгы “Яңа сулыш” татар програмы кысаларында чыгачак. Проект Төмән өлкәсе хөкүмәте бүлеп биргән акчага тормышка ашырыла.
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Юристлар хезмәт вазифаларын үтәп, һәрвакыт риясыз, объектив, әмма шул ук вакытта гадел һәм битараф булмаган кешеләр булып калырга тиеш. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Габриэль Шершеневич исемендәге Россия юридик премиясен һәм «Татарстанның ел юристы» премиясен тапшыруда хәбәр итте. Тантаналы чара Казан Ратушасында узды. «Шершеневич исемендәге ел саен бирелә торган премия күп нәрсә турында сөйли — Татарстан юридик мәктәбенең уңышлары... Читать дальше...
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Казан үзәгендә автобус яна башлаган, пассажирлар салоннан чыгарга өлгергән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген 17.20 сәгатьтә 101нче янгын сүндерү бүлеге номерына Татарстан урамында 54нче маршрут автобусы януы турында хәбәр килгән. Янгында беркем дә зыян күрмәгән, барлык пассажирлар да автобустан чыгарга өлгергән. Тиздән транспорт янына янгын сүндерүчеләр килеп җиткән. Янгын мәйданы 7 квадрат метр тәшкил иткән. Читать дальше...
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Айсылу Галиева). Татарча википедиянең китапханәчесе Фәрһад Фәткуллин фикеренчә, мәҗбүри татар теле дәресләре булып та, мохит булмаганда, телнең киләчәге юк. «Татар теле дәресләренең мәҗбүрилеге түгел, тел экосистемасы мәсьәләсе мөһимрәк. Тел өчен экосистемасын тудырмаган кешеләрнең телләренең киләчәге дә юк», — диде татар википедиячесе Фәрһад Фәткуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә. Аның фикеренчә, телне саклау, аны киләчәк буыннарга тапшыру өчен мәктәп һәм гаиләнең генә көче җитми. Читать дальше...
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Антибиотикларны табиб билгеләвеннән башка кабул итү хәзерге заман препаратларының нәтиҗәлелеген киметүгә китерә. Бу хакта «Татар-информ» корреспонденты белән әңгәмәдә Казан медицина университетының госпиталь педиатриясе кафедрасы доценты, Балалар республика клиник хастаханәсе табиб-клиник фармакологы Раушан Мамлиев сөйләде. «Без барыбызга да бактериаль суперинфекцияләрне профилактикалау өчен антибиотиклар билгеләсәк... Микроблар йокламый, алар... Читать дальше...
Это проект Молодежного парламента при Государственной Думе «Большая история».
Мероприятие прошло у Вечного Огня. Памятный день посвящен российским и советским воинам, павшим в боях за нашу Родину.
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Википедияче Фәрһад Фәткуллин Татарстанда да вики-клублар булсын иде дигән теләктә. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләде. Бүген Татарстан мәкаләләр саны буенча 314 телдәге википедия арасында 41нче урында. Төп темаларга материаллар күләме, тирәнлеге, сыйфаты буенча 85нче урында. «Башкортлар алдарак. Ялгышмасам, алар 40нчы урында. Аларның вики-әбиләре яхшы эшләгән. Башкорт телен яхшы беләләр, актив группалары аларны өйрәткән, алар яза да яза. Читать дальше...
Чара Татарстан президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән берлектә уза.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.