123ru.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Новости за 02.12.2020

Чирмешән районыныда Яңа елга иң яхшы бизәлгән территория һәм мәйданчыклар билгеләнә

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 2 декабрь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Кадрия Гамирова). Чирмешән районында «Яңа елга иң яхшы бизәлгән территория һәм мәйданчык» бәйгесенә старт бирелде, ул 25 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр дәвам итә. Аңа 2020 елның 20 декабреннән дә соңга калмыйча йомгак ясалачак. Бу хакта район газетасы яза. Җиңүчеләр «Авыл җирлекләре арасында Яңа ел бәйрәменә иң яхшы бизәлгән мәйданчык»; «Район үзәгендәге оешмалар арасында Яңа ел бәйрәменә иң матур бизәлгән мәйданчык» номинацияләрендә бүләкләнәчәк. Читать дальше...

Кукмара районының Камышлы авылында Ял паркы ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 2 декабрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Сәләхетдинова). Кукмара районының Камышлы авылында Ял паркы ачылды. Бу хакта район газетасы яза. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге сәркатибе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Резидә Гаянова, район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина, район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов, Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәриповлар катнашты. «2020 ел юбилейларга бай булды. Читать дальше...

Җырчы Алсуның әнисе Разия Сафина: Себер безне чыныктырды - «Сөембикә»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», «Сөембикә» , Венера Мәҗитова). Танылган җырчы Алсуның әнисе Разия Исхак кызы Сафина белән аларның Уяндыктагы бик күркәм йортында очраштык. Разия ханым беренче минутлардан ук үзенең ачыклыгы, ихласлыгы, гадилеге белән сокландырды, аш-суга осталыгы белән шаккаттырды. Ә иң мөһиме — бик шәп әңгәмәдәш булып чыкты. Без дүрт сәгать сөйләштек! Балачак һәм яшьлек еллары Мин 1954 елның 4 августында Саратов шәһәрендә хәрби офицер Исхак Сәлах улы белән Тәзкирә Миргалим... Читать дальше...



«Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы киләсе сезонга кадәр ябылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы киләсе җәйге сезонга кадәр ябылды. Биредә соңгы 7 айда 80 меңнән артык кеше булган. Бу турыда Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Быел коронавирус пандемиясе аркасында мәйданчык гадәттәгедән бераз соңрак ачылды. Мәйданчык 27 майдан 30 ноябрьгә кадәр эшләде. 32 метр биеклектән шәһәрнең панорамалы күренешләре белән танышып була иде. Бу җәйдә күзәтү мәйданчыгында истәлекле урыннарны җентекләп карау өчен бинокль куелган... Читать дальше...

Илһам Вәлиев: Җырчылар Илһам Шакировның бормаларын үзгәртмичә кулланырга бурычлы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев халык җырчысы Илһам Шакиров башкаруында кулланылган алымнар хәзерге җырчылар тарафыннан үзгәрешсез һәм тиешле урында кулланылырга тиеш дип саный. «Илһам Шакиров башкарган бормаларны һәр җырчы да кабатлый алмый, дигән фикер бар. Бормаларны башкаруның бернинди дә авырлыгы юк, дөрес урында куллана белү кирәк. Илһам абый моңа бик оста иде. Аның һәр җыры кино кебек күз алдына килә. Шуңа күрә аның алымнарын... Читать дальше...

Зифа Кадыйрова әсәре буенча төшерелгән «Сөмбел» фильмының премьерасы Казанда була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Казанда үзбәк киносы көннәре кысаларында 5 декабрьдә «Мир» кинотеатрында Татарстан һәм Үзбәкстан кинематографистлары Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың — мин булмам» әсәре буенча төшергән «Сөмбел» фильмының премьерасы була. Бу турыда Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. 18:00 сәгатьтә башланачак чарада Үзбәкстаннан килгән кунаклар — фильмның продюсеры Улугбәк Абдуллаев һәм картинаның төп героинясы Сабина Асанова да катнашыр дип көтелә. Картина... Читать дальше...

Татарстанда атна азагына -29 градуска кадар суытачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Киләсе ялларда Татарстанда -29 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте. 4 декабрьдә явым-төшем ихтималы аз. Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк, юлларда бозлавык хасил була. Төнлә һава температурасы -17..-22 градус, аязганда -23..-28 градус булыр дип көтелә. Көндез -11..-16 градус була. 5 декабрьдә коры һава торышы саклана, көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Төнлә температура -18..-23 градус салкын... Читать дальше...

Татарстанда 63 мең гектар мәйданда «Август—Кама Тамагы» хуҗалыгы барлыкка килде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә ашламалар җитештерә торган иң зур «Август» компаниясе Татарстанның Кама Тамагы һәм Югары Ослан районнарында яңа зур хуҗалык «Август — Кама Тамагы» ҖЧҖен төзеде. Җирләрнең гомуми мәйданы 63 мең га тәшкил итә, шуның 45 мең гектарын чәчүлек җирләре били. Бу турыда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.  «Кама Тамагы һәм Югары Ослан территориясендә безнең җир биләмәләре компактлы рәвештә урнашкан һәм юллар белән кисешкән бердәм җир массивын барлыкка китерә ... Читать дальше...



Башкортстан мөфтие Солтанова исемендәге мәдрәсә шәкертләре белән пейнтбол уйнаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Уфада Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсә студентлары актив ял иткән. Мөфти Айнур хәзрәт Биргалин студентларны «Виктория» пейнтбол клубына алып барган. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. Анда шәкертләргә бай программа тәкъдим иткәннәр. Алар берничә партия пейнтбол уйнаган, күмердә ит кыздырган. «Мәдрәсә шәкертләре — Башкортстан мәчетләренең киләчәге. Шуңа күрә Башкорстан мөселманнары Диния нәзарәтенең өстенлекле бурычларының берсе — мәдрәсәдә белем бирү дәрәҗәсен... Читать дальше...

Татарстанда салкын һава торышы саклана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 декабрьдә, Татарстанда уртача салкын һава торышы булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Республикада аязучан-болытлы һава булачак. Явым-төшем ихтималы аз. Җил көньяктан исәчәк дип фаразлана. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Төбәктә урыны белән томан төшәчәк. Төнлә һава температурасы -11…-16 градус, ә аязганда -18…-23 градус булачак. Көндез терекөмеш баганасы -9…-14 градус күрсәтәчәк.

Айдар Галимов: Шоу-бизнес өлкәсен беренчеләрдән булып яптылар, тик ачарга оныттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов коронавирус пандемиясе чорында шоу-бизнес тармагының хәле өчен борчыла. Әлеге вазгыятькә карата фикерен ул « Яңа йолдыз » проектына багышланган матбугат очрашуында әйтте. «Мин үзем кече эшмәкәр булып теркәлгән. Без ярты елдан артык оешманы саклап калырга тырышабыз. Әлбәттә, бу җиңел түгел. Россия масштабында да шоу-бизнес вәкилләре ризасызлык белдерә. Мин дә алар белән килешәм. Шоу-бизнес өлкәсен беренчеләрдән булып яптылар... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән. Бу турыда республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч үлем очрагы расланды», диелә хәбәрдә. 1949 елда туган хатын-кыз пневмония белән хастаханәгә китерелгән. Башка авырулары кискенләшү сәбәпле, аның хәле начарланган. 1949 елда туган ир-ат та пневмония белән хастаханәгә китерелгән. Аның да хроник авырулары булган. 1949 елда туган тагын бер хатын-кызны... Читать дальше...

Владимир Путин киләсе атнада ковидка каршы прививка ясый башларга йөкләмә бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Киләсе атнада Россиядә Covid-19 коронавирусыннан вакцинацияләү башланырга тиеш. Россия Президенты Владимир Путин видеоконференция вакытында вице-премьер Татьяна Голиковага шундый йөкләмә бирде. Бу турыда Sputnik радиосы хәбәр итә. Россия Президенты сүзләренчә, якындагы көннәрдә 2 миллионнан артык доза вакцина җитештереләчәк. «Алдан сөйләшкәнчә, беренче итеп табибларга һәм укытучыларга прививка ясаячаклар. Әгәр бу адымга ныклап әзер дип санасагыз, эшне киләсе атна... Читать дальше...

«Борынгы Уфа» тарихи фестиваленә төрле һөнәрчеләр җыелачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). 9 декабрьдә Уфада «Россия — минем тарих» мультимедиа паркы базасында ел саен үткәрелә торган «Борынгы Уфа» тарихи фестивале була. Бу көнне тарихи парк мәйданчыгына төрле һөнәр осталары җыелачак. «Башинформ» шул хакта хәбәр итә. Алар арасында чүлмәкче, тимерче, ювелир, күн эшләнмәләр әзерләү буенча белгечләр бар. Шулай ук мавыктыргыч остаханәләр оештырылачак. Фестиваль онлайн һәм офлайн форматларда узачак. Чараны «Самрау» мәдәни мирасны саклау фонды һәм «Борынгы... Читать дальше...

Озакка сузылган коронавирус авыруының җиде симптомы билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Британия белгечләре озакка сузылган коронавирусның төп симптомнарын ачыклаган. Бу турыда British Heart Foundation фондына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Белгечләр озакка сузылган симптомнар куркынычрак та булырга мөмкинлеген белдерә. Табиблар озакка сузылган коронавирус симптомнарына арыганлык, тын кысылу, борчылу, депрессия, йөрәк тибеше ешаю, күкрәк авырту, мускуллар һәм буыннар авыртуы һәм ачык фикерли алмау керүен искәртә. COVID-19 белән озак авырганда пациентның хәле вакытлыча яхшырырга мөмкин... Читать дальше...

Казанда халык һөнәрчелеген үстерү юллары турында фикер алышалар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). 1-4 декабрь көннәрендә Казанда «Татарстанның декоратив-гамәли сәнгате: традицияләр һәм инновацияләр» уку-укыту семинарында халык һөнәрчелеген һәм декоратив-гамәли сәнгатьне үстерү юллары турында фикер алышалар. Бу хакта Татарстанның Мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге хәбәр итә.  Семинар ачылу тантанасында сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова һәм Татарстанның мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәгенең... Читать дальше...

Төрле төбәкләрдә 26 әбине үтерүдә шикләнелә торган Казан кешесен кулга алдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Казанның Совет районы суды 38 яшьлек Радик Таһировны кулга алды. Казан, Уфа, Самара, Үзәк, Идел буе һәм Урал федераль округының башка шәһәрләрендә яшәүче өлкән яшьтәге 26 хатын-кыз аның корбаны булган. Үтерү очраклары Казанда 2011-2013 елларда теркәлә. Ир-ат социаль хезмәткәр яки слесарь буларак таныштырып, пенсионерларның фатирына кергән, аларны буып үтергән һәм кыйммәтле әйберләрен алып чыгып киткән. Әбиләрне үтерүдә шикләнелә торган ир-атны җиде елдан артык эзләгәннәр. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Россиядәге Илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Батырҗан Әсәдов белән очрашты. Алар Татарстан белән Үзбәкстан арасында Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Коронавирус пандемиясе шартларында сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү буенча киләчәк юллар каралды... Читать дальше...


Музыкальные новости
Концерт

Концерт "Орган. TOP 10. Величайшие сочинения" в Петрикирхе





Персональные новости
Никита Михалков

«Такое говорят только у гроба». Михалков назвал Евгения Миронова великим





Белгечләр коронавируска каршы антитәнчекләр ярты ел чамасы саклана дип саный

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). COVID-19 белән авырган кешеләрдә антитәнчекләр ким дигәндә ярты ел саклана һәм кабат йоктыру куркынычын киметә. Бу турыда Япониянең NHK телеканалына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Белгечләр коронавирус белән ярты ел элек авырткан 20 яшьтән алып 70 яшькәчә 376 кешене тикшергән. Җиңелчә симптомнар белән авырган кешеләрнең 97 процентында, ә коронавирусның авыр формасын кичергән пациентларның 100 процентында антитәнчекләр саклануы ачыкланган. Шулай итеп, коронавирусның авыр формасы белән чирләгән очракта... Читать дальше...

В день рождения партии - подарки нурлатцам

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Подведены итоги партийных конкурсов. Нурлатское местное отделение стало финалистом проекта «Мобилизация». Первичное отделение “Микрорайон Московский» получило звание «Лучшее первичное отделение» среди городов республики и заняло II место. Секретарь Алмаз Ахметшин вручил активным членам партии благодарственные письма регионального исполнительного комитета и почетные грамоты местного отделения района.

Рөстәм Миңнеханов «Көч балаларда» тернәкләндерү үзәгендә булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). 1 декабрьдә Татарстанда Инвалидлар декадасы башлану уңаеннан, бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Көч балаларда» тернәкләндерү үзәгендә булды. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге үзәк узган елның июнендә Казанның Җиләкле урамы, 35нче йорт адресы буенча ачылды. Аның базасында балаларны дәвалау һәм тернәкләндерү өчен заманча инновацион технологияләр кулланыла. Тернәкләндерү үзәге «Көч балаларда» хәйрия фонды ярдәме белән ачылган. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Сотрудники Росгвардии приняли участие в чемпионате Центрального округа по боксу.


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Арина Соболенко

Бадоса из-за травмы снялась с матча против Соболенко и заплакала у сетки


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Московские краснокнижные зайцы обзавелись потомством





Путин в России и мире
Москва

Путин 22 апреля проведет в Москве переговоры с президентом Азербайджана Алиевым


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко сравнил Всебелорусское народное собрание с «пустотой»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

В Москве арестован на пять суток историк-публицист Сергеев за пост памяти Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Булат Окуджава

К 100-летию Окуджавы драмтеатр представит зрителям спектакль



Москва

В Подмосковье прошел отборочный этап фестиваля по робототехнике

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net