Белгеч инвалидлык сәбәпләрен атады
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Агымдагы елның 11 ае нәтиҗәләре буенча 12 676 өлкән яшьтәге кеше һәм 1 435 бала инвалид дип табылган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР буенча Медик-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов хәбәр итте.
«Өлкән яшьтәге кешеләр арасында беренчел инвалидлыкның төп сәбәпләре арасында - яман шеш һәм кан әйләнеше системасы авырулары. Балалар арасында - психика, үзәк нерв системасы авырулары һәм тумыштан килгән аномалияләр беренче урында», — дип сөйләде спикер.
Бүгенге көндә Татарстанда 293,5 мең инвалид кеше исәпләнә, шуларның 15,9 меңе - балалар.
Алданрак Татарстанда 10 инвалид кеше үз эшен башлап җибәрүе турында хәбәр иткән идек .