Татарстанда диспансеризация вакытында ВИЧ-ка бушлай һәм аноним тикшерү узарга мөмкин
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда диспансеризация вакытында ВИЧ-ка бушлай һәм аноним тикшерү узарга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәте ТР буенча идарәсенең бүлек башлыгы Луиза Борисова әйтте.
2020 елда диспансеризация үткән 48 мең 853 кеше ВИЧ-ка тикшеренгән. Бу республикада диспансеризация узган барлык халыкның 6,3 процентын тәшкил итә.
Ул халыкны ВИЧ-ка тикшерүдә коммерцияле булмаган оешмалар да катнашуын әйтте. «2020 елның ун ае эчендә ВИЧ-ка өч меңнән артык кешегә экспресс-тест ясалган. Лаборатор тест кына ВИЧ ны вакытында ачыклап, дәваларга мөмкинлек бирә», — дип белдерде Луиза Борисова.
Белгеч җенси мөнәсәбәтләрдә сакланмау, исерткечләр, наркотиклар кулланып, аңлы тормыштан тайпылу ВИЧ-ка китерү ихтималлыгын искәртте. ВИЧ-ка даими тикшеренергә киңәш итте.