«Ак Барс» икенче тапкыр, бер алка да кертмичә, «Авангард»ка җиңелде
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Бөтенроссия хоккей көнендә Казанның «Ак Барс» командасы Омск шәһәренең «Авангард» хоккейчыларына каршы уйнады. «Ак Барс» 0:3 исәбе белән җиңелде. У ен Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә узды. 2 3 ноябрь көнне узган уенда да «Ак Барск» Омск командасына шундый ук исәп белән җиңелгән иде.
Беренче период. Икенче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Авангард» һөҗүмчесе Оливер Каски гол кертте (1:0).
Икенче период. Дүртенче минутта Корбан Найт «Ак Барс» капкасына икенче алканы кертте (2:0). Уналтынчы минутта Казан командасы капкасына тагын бер алка керде, гол авторы — Вилле Покка (3:0).
Ө ченче периодта голлар булмады.
Командалар составы:
«Авангард»
Грубец (Бобков);
Костин — Найт — Хохлачёв, Шәрипҗанов — Емелин;
Буше — Зернов — Якупов, Береглазов — Покка;
Шумаков — Семёнов — Дедунов, Каски — Чудинов;
Яремчук — Потапов — Каблуков (Комаров), Гончаров.
«Ак Барс»
Билалов (Рейдеборн);
Галиев — Воронков — Зарипов, Юдин — Рукавишников;
Доус — Да Коста — Тихонов, Яруллин — Викстранд;
Лукоянов — Бурмистров — Глухов, Педан — Хенкель;
Дыняк — Кормье — Петров (Фисенко), Журавлёв.
3 декабрь көнне Түбән Камада «Нефтехим-Арена» боз сараенда «Нефтехимик» һәм «Ак Барс» командалары көч сыначашак. Уен 19:30 сәгатьтә башлана.