Актанышта Җәмигъ мәчетенең 20 еллыгын уздырдылар
(Актаныш, 1декабрь, «Татар-информ», « Актаныш », Филиза Сәлахова). 28 ноябрьдә Актаныш Җәмигъ мәчетенең 20 еллыгына багышланган чара узды. Бу хакта район газетасы яза. Актанышта Җәмигъ мәчете 2000 елның августында ачылган. Күпмедер вакыттан — эчке, ә 2007 елда тышкы өлешенә ремонт үткәрелә. Районда ислам динен таратуда зур өлеш кертүләре өчен Зөһрә Закирова район башлыгының Мактау кәгазе, авыл имамнары — Яңа Әлемнән Илшат хәзрәт, Кәзкәйдән Рәсим хәзрәт, Иске Кадермәттән Надил хәзрәт район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Район башлыгы Энгель Фәттаховка Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәтнең Рәхмәт хаты тапшырылды. Шундый ук Рәхмәт хаты белән Актаныш Җәмигъ мәчетенә иганәчелек ярдәме күрсәткән оешма җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр дә бүләкләнде. Чарада катнашкан Зәй шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фатих хәзрәт Нуруллин да чыгыш ясады.