Пушкин музее президенты Ирина Антонова 98 яшендә вафат булган
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Пушкин исемендәге Дәүләт сынлы сәнгать музее президенты Ирина Антонова 98 яшендә вафат булган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы музейның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. «Ирина Александровнаның йөрәге тибүдән туктады», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә, тулырак мәгълүмат соңрак тәкъдим ителәк. Антонова Пушкин музеен 1961 елның февраленнән 2013 елның июленә кадәр җитәкләде. Ул — РФ Дәүләт премиясе лауреаты, Мактаулы легион ордены кавалеры... Читать дальше...