«Юлдаш» газетасының баш мөхәррире Ранис Газизов вафат булган
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Танылган журналист, «Юлдаш» газетасының баш мөхәррире Ранис Рәхимҗан улы Газизов вафат булган. Аңа 61 яшь иде. Бу хакта « Ватаным Татарстан » газетасы үзенең чыганагына сылтама белән хәбәр итте. Аның гаиләсенең, якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Ранис Газизовны озату урынын һәм вакытын соңрак хәбәр итәрбез, диелә бу хәбәрдә. Ранис Газизов 1959 елның 27 маенда Буа районы Кыр Тәүгелдесе авылында туа. 1981 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. Читать дальше...