Казанда тиешсез урыннан юлны йөгереп чыкканда ир-атны машина бәрдергән
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ир-ат юл аркылы машина алдыннан йөгереп чыкканда авыр җәрәхәт алган. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр. Һәлакәт 13.03 сәгатьтә Глушко урамы һәм Җиңү проспекты киселешендәге юлда булды. Биредә тиешле булмаган урында юлдан чыгучы ир-ат «Чери» кроссоверы тәгәрмәчләре астында калган. Юл-транспорт һәлакәтендә җәяүле ике аягын да сындырган. Ашыгыч ярдәм машинасында аны хастаханәгә алып киткәннәр.