Казанда төзелештә эшче һәлак булганнан соң җинаять эше ачканнар
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда төзелештә эшче үлгәннән соң «Төзелеш яки башка эшләрне алып барганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше ачканнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү Комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде. Тикшерүчеләр бу хәлне ачыклый. «Төзелеш мәйданчыгында иминлекне тәэмин итү өчен җаваплы вазифаи затларның гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк», - дип ачыклык кертте Шептицкий. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы узган җомгада Глушко урамындагы күп катлы парковка төзелешендә эшче һәлак булганлыгын хәбәр иткән иде.