Татарстанда 21 градуска кадәр салкынайта
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 1 декабрьдә, Татарстанда әкренләп температура түбәнәя. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми, көньяк-көнчыгыштан талгын җил фаразлана. Юлларда бозлавык хасил була. Төнлә һәм иртән томан төшәчәк, бу хакта элек «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткән иде. Төнлә һава температурасы -10...-15 градус, аязган вакытта -21 градуска кадәр булачак. Көндезге сәгатьләрдә һава -6...-11 градуска кадәр җылыначак.