Татарстанда коронавирустан тагын бер кеше үлгән
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын бер кеше үлгән. Шулай итеп, республикада Covid-19 инфекциясеннән барлыгы 117 кеше вафат булган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 1969 елда туган ир-ат коронавирус инфекциясеннән үлгән. Аны пневмония белән хастаханәгә китергәннәр. Пациентның йөрәк һәм хроник авырулары булу сәбәпле, хәле начарланган. «Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән хәбәрдә. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 55 яңа очрагы ачыкланган.