Татарстанда янә бозлавык турында кисәтәләр
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан юлларында бозлавык булырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 12 ноябрьдә Татарстанда һәм Казанда юлларда урыны белән бозлавык хасил булырга мөмкин, диелгән хәбәрдә.
Төнлә 12 ноябрьдә Казанда һава температурасы -4 градуска кадәр көтелә.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Идел буе федераль округында атна ахырында кинәт суытырга мөмкин .