Татарстанның фигуралы шуучысы Казанда Россия Кубогының IV этабында көмеш медаль алды
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Александр Комарова). Татарстанның фигуралы шуу остасы Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов (Мәскәү) Россия Кубогының IV этабында икенче урынны яулады. Бүгенге көндә бу пар ирекле программада - 148,41 балл, ә кыска һәм ирекле программа нәтиҗәләре буенча 227,13 балл җыйды. «Миңа монда рәхәт, барысы да шатлана, исәнләшәләр. Минем монда сигез ел чыгыш ясаганым юк. Өйдә шуу күңелле», — дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Евгения Тарасова. Бу этапта Санкт-Петербург спортчылары Анастасия Мишина һәм Александр Галләмов (гомуми нәтиҗә — 233,09 балл) җиңде. Өченче урында — Санкт-Петербург данын яклаучылар Александра Бойкова һәм Дмитрий Козловский (гомуми балл 220,30 — 79,61 балл кыска программа өчен, 140,69 — ирекле программа өчен). Россия Кубогының IV этабы Казанда 8-12 ноябрь көннәрендә уза. Бүген һәм иртәгә кызлар һәм егетләр ярышы дәвам итә.