Туп белән уйнаганда имгәнгән биш яшьлек кызның күзен табиблар саклап калган
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Балалар Республика клиник хастаханәсендә табиб-офтальмологлары туп белән уйнаганда күзен имгәткән биш яшьлек кызны дәвалаган. Бу хакта медицина учреждениесенең социаль челтәрләрендәге рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә. «Ишегалдындагы уен биш яшьлек кыз өчен фаҗигага әверелә – баланың күзенә каты итеп туп бәрелә һәм күзләргә кан сава. Баланың күзенең алгы камерасына кан тулган», — дип сөйләделәр Балалар Республика клиник хастаханәсендә. Кызның... Читать дальше...