Казанда трамвай рельс буенча барган өлкән яшьтәге хатын-кызны таптаткан
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда трамвай рельс буенча барган өлкән яшьтәге хатын-кызны таптаткан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр. Фаҗигале юл-транспорт һәлакәте бүген 16.29 сәгатьтә Даурия һәм Зорге урамнары чатында булган. 70 яшьлек хатын-кыз трамвай тәгәрмәче астына эләккән. Җәяүле имгәнүләрдән һәлакәт урынында үлгән. «Беренчел мәгълүматлар буенча, хатын-кыз юлда йөрү кагыйдәләрен бозып, трамвай юлы буенча барган. Фаҗига сәбәпләрен ачыкларга кирәк», — дип сөйләделәр ЮХИДИдә.