Мошенники оформили кредит почти на 400 000 рублей на жителя с. Чулпаново
Неустановленные лица оформили банковский кредит на сумму 397 727 руб. на имя жителя с.Чулпаново гр.С. 1982 года рождения.
Неустановленные лица оформили банковский кредит на сумму 397 727 руб. на имя жителя с.Чулпаново гр.С. 1982 года рождения.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елда Татарстанда автомобиль юллары төзелеше һәм ремонтына 26 млрд сум акча бүлеп бирү ниятләнә. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. «2020 ел бюджеты якынча 38 млрд сумлык булды. Киләсе ел бюджетында 26 млрд сумлык объектлар. Федераль казнадан акча алу юнәлешендә эшләячәкбез. Автомобиль юлларын карап тоту һәм төзекләндерүгә акча кимемәячәк», — диде министр. ... Читать дальше...
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Бу атна уртасында Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, шулай ук бозлавык булачак һәм җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин Шул ук вакытта температура фоны киләсе өч көндә климатик нормага туры киләчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь сөйләде. «Төгәл фаразларга килгәндә, иртәгә, 25 ноябрьдә, Татарстан Республикасында болытлы һава торышы көтелә. Читать дальше...
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). 26 ноябрьдә 18:00 сәгатьтә Татмедиа бинасында «Салават күпере» журналының 30 яшьлек юбилей тантанасы узачак. Быел ул Әниләр көненә дә багышлап уздырылачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова сөйләде. «Мондый чараның нәкъ менә ноябрь ахырында узуы юкка түгел. Әниләр — сабыйларны „Салават күпере“ белән беренче таныштыручылар. Журналны 1989 елда язучы Зиннур Хөснияр уйлап таба. Читать дальше...
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Мәскәү-Казан М-12 трассасының халык өчен уңайлы схемасы карала. Трассаның Лаеш районы Орел авылы яныннан узу мәсьәләсе өйрәнелә. Бу хакта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте. «Юлдан 200-300 метр ераклыктагы ара авыл халкын борчый. Мөмкин кадәр уңайлы булырлык, тавышны киметерлек юллар эзлибез. Трассаның шушы урында түбәнрәк узу мөмкинлеге карала, ягъни, юл тоннельдан узачак. Читать дальше...
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Һөнәр» фестивале программасына әле чыгып өлгермәгән ике спектакль кергән. Бүген «Татар-информ»да фестивальгә багышлап үткәрелгән матбугат конференциясендә оештыручылар фестиваль программасы турында сөйләделәр. «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале программасына 16 спектакль кертелгән. Аның икесенең әле премьерасы чыкмаган. Болар — Кариев театрында чыгачак «Мио, минем Мио» әкияте. Икенчесе — Камал театрында Айдар Җаббаровның «Хуш, авылым» документаль спектакле. Читать дальше...
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда Саратов өлкәсеннән килгән җиңел автомобиль белән йөк машинасы бәрелешкән. Җиңел машина йөртүчесе урында ук һәлак булган. Бу хакта юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте. Әлмәт районында трассада 14нче модель «Лада» автомобиле йөк машинасына бәрелгән. Һәлакәттә җиңел машина салоны тулысынча изелгән. Шаһитлар сүзләренә караганда, «Лада» машинасы йөртүчесе шунда ук һәлак булган.
В связи со сложившейся эпидемиологической обстановкой, необходимостью оказания помощи населению свою работу возобновили волонтерские центры.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Коронавирустан бушлай препаратлар алу өчен Covid-19 инфекциясенә мазок тапшыру мәҗбүри түгел. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бушлай даруларны коронавирус инфекциясе яки хастаханәдән тыш пневмониядән өйдә дәваланучы авырулар ала алачак. «Табиб пациентның хәлен, температураның күпмегә сузылуын, хроник авыруларның бармы-юкмы икәнен тикшерә. Моннан тыш, ул пациентның туганнары коронавирус белән авырыймы-юкмы икәнен ачыклый. Читать дальше...
"Укртатнафта"га бәйле 2008 елдан бирле барган низагта мәхкәмә Татарстан нефть ширкәтен хаклы дип тапты.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда Вознесение тракты төзелеше киләсе елда башланырга мөмкин. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әйтте. «Проектлау башлана. Хәзер проектның экспертизасы тәмамлана. Якын арада Дәүләт экспертизасынннан уңай бәяләмә алырбыз дип ышанам. Аннары финанслауны карарга кирәк. Республикада һәм гомумән ил буенча икътисади вазгыять мөмкинлек бирсә... Читать дальше...
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Казан — Оренбург Р-239 трассасыннан Казан аэропортына бара торган юлны үзгәртеп кору эше башланган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды. 6,4 километр озынлыкта дүрт полосалы юл булдыру, Kazan Expo янында борылыш эстакадасы төзелеше ниятләнә. Авыл хуҗалыгы техникасы өчен юлүткәргечне реконструкцияләү күздә тотыла. Хәзерге вакытта коммуникацияләрнең урынын күчерү, суүткәргеч торбалар төзелеше бара. Эстакада янында... Читать дальше...
На брифинге в Кабинете Министров РТ огласили, сколько в этом году построено, реконструировано и капитально отремонтировано дорог в республике.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Техника кулланып кына, Казан урамнарын чистартып бетереп булмый, кул хезмәте дә кирәк. Бу хакта ТР бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләде. Аның сүзләренчә, кар көрәүчеләргә ихтыяҗ зур. 500 ләп кеше җитми. «Бу хәлдән төрлечә чыгарга тырышабыз. Беренчедән, җәй көне юллар төзелешендә катнашкан, кышын буш булган кешеләрне җәлеп итәргә тырышабыз. Читать дальше...
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале быел Татарстан театрлары эшләрен генә күрсәтү белән чикләнәчәк. Ләкин программага кертелгән спектакльләрне куючы режиссерлар арасында Россиянең төрле шәһәрләреннән килүчеләр бар. Бүген «Татар-информ»да «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестиваленә багышланган матбугат конференциясе үтте. «Һөнәр» XII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале быел 1 — 6 декабрь көннәрендә узачак. Эпидемиологик вазгыять белән... Читать дальше...
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). 9 — 15 декабрь көннәрендә XII «Татар яшьләре лидер мәктәбе» узачак. Быел Казанда татар иҗтимагый оешмаларының һәм берләшмәләренең яшь җитәкчеләре, шулай ук җирле һәм төбәк дәрәҗәсендәге этномәдәни проектларны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнүче активистлар җыелачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина сөйләде. «Делегатлар өчен атна дәвамында төрле лекцияләр һәм практик дәресләр, түгәрәк өстәлләр, очрашулар оештырылачак. Читать дальше...
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген TAT CULT каналында AZAT Sound System төркеменең концерты була. Концерт Ютуб каналында кичке тугызда башлана. AZAT Sound System — үзенең иҗатында Көнчыгыш һәм Көнбатыш традицияләрен тоташтыручы Казан квинтеты. Аларның музыкасында фьюжн, фанк регги һәм рок бергә очраша. Төркемне оештыручы һәм вокалист Азат Гыйльметдинов төп репертуарны яза. Төркем репертуарында шулай ук үзенчәлекле аранжировкалы халык җырлары да бар. Төркемнең дебюты 2010 елда «Сотворение мира» фестивалендә булган. Читать дальше...
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Ока» автомобиле югары вольтлы электр баганасына килеп бәрелгән һәм могҗиза белән исән калган. Бу хакта аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. Бүген иртән Сәйтәк авылы янында «Ока» автомобиленең йөртүчесе югары вольтлы электр баганасына килеп бәрелгән. Фотодан күренгәнчә, баганага җитди зыян килмәгән. Шоферны машинада аңсыз хәлдә табып алганнар. Фотодан күренгәнчә, ул авариядән соң машинадан чыкмакчы булган. Шаһитлар әйтүенчә, ир-атның башы җәрәхәтләнгән.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсен җитәкләгән Рифат Ханнанов, эшен алыштырып, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко командасына кушылды. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Ханнанов шәһәр Башкарма комитетында 2008 елдан бирле эшләде, ә 2014 елда Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсен җитәкләде. Аның җитәкчелегендә шәһәрдә муниципаль хезмәтләрне цифрлы форматка күчерү һәм видеокүзәтү белән шөгыльләнделәр. Читать дальше...
До 30 ноября 2020 года филиал ФБУЗ «Центр гигиены и эпидемиологии в Республике Татарстан (Татарстан)» в Нурлатском районе проводит тематическое консультирование граждан по вопросам правил оказания транспортных услуг, защиты прав потребителей при пользовании такси и каршерингом, деятельности агрегаторов такси.
Европа татар хатын-кызлары милли календарь проекты тәкъдим итте. Календарьнең һәр битендә татар бизәкле образларда ханымнар "кем мин?" дигән сорауга җавап эзли. Проектка фотога төшергән көнне "Ханым" оешмасы татар киеме көне дип игълан итте.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда быел 1,7 мең км дан артык юл төзелгән, капиталь төзекләндерелгән, шул исәптән 433 км төбәк әһәмиятендәге юллар. Бу хакта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте. Татарстанда бер ел эчендә 61,76 км төбәк автомобиль юллары, 13 күпер, 4 юлүткәргеч төзелгән һәм үзгәртеп ясалган. 371, 6 км төбәк әһәмиятендәге юллар һәм алты күпер ремонтланган. «Быел 721 км муниципаль юллар төзелде һәм төзекләндерелде... Читать дальше...
Яңа төзелгән Kazan mall үзәгендә элмә такталарда татарча язылмаган, татар кухнясы тәкъдим ителми.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан республика тарихы турында документаль фильмнар циклы төшергән. Беренче фильмда Татарстан дәүләтчелегенең чишмә башы (Идел буе Болгар дәүләте – Казан ханлыгы – Казан губернасы) һәм ТАССР төзелүнең алшартлары, шулай ук 1917 елгы революция һәм хакимиятнең Советлар кулына күчүе хакында сүз бара. Циклның икенче өлешендә XX гасырның 20-40нчы елларындагы республика тормышы бәян ителә. Өченче фильм 1953-1964 еллардагы икътисади реформаларга... Читать дальше...
Наш земляк, глава Ассоциации фермеров Тукаевского района Минталип Минеханов удостоился ордена "За заслуги перед Республикой Татарстан".
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.