123ru.net
World News in Tatar
Ноябрь
2020

83 яшьлек Зәйнәпбану әби, оныгына ышанып, урамда кала язган — «Ватаным Татарстан»

0

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Камил Сәгъдәтшин). Лаеш районы суды рәисе Мәгънәви Гәрәев 30 елдан артык хөкемдар булып эшләү дәверендә төрлесен күргән. Аеруча истә калган хәлләр турында сөйләшә башлагач, берничә ел элек Габиш бистәсендә булган аяныч хәлне искә алды. Тугызынчы дистәсен түгәрәкләп баручы Зәйнәпбану әби, сәламәтлеге какшагач, ул-бу була калса дип,  йортын һәм ун сутый җир кишәрлеген оныгына васыять итә . Булгач-булгач, булсын диптер, бераз вакыттан барлык мал-мөлкәтен рәсми рәвештә  бүләк итә . Тик дөнья гел без дигәнчә генә бармый шул.  Килен белән ике арада моңарчы да булгалап торган тормыш каршылыклары торган саен кискенрәк төс ала.  Ике ут арасында яшәгән оныгы хатыны ягына авышып, әбине бердәнбер яшәү урыныннан куа башлый. Участок инс­пекторы да гаилә ыгы-зыгысына закон күзлегеннән караптыр, үзара тыныч яшәргә кирәклеген искәртүдән ары китә алмый. Елдан артык туганнары, танышларына сыенып яшәгәннән соң, Зәйнәпбану әби, гадел хөкемгә өмет итеп, район судына мөрәҗәгать итә. — Өлкән яшьтәгеләр арасында сирәк булса да, андый хәлләр кабатлана тора. Киләчәктә ниләр булмас диптер, өлкән кеше дөньялыкта туплаган мал-мөлкәтен, кайчак бердәнбер яшәү урынын да якыннарына бүләк итә. Югыйсә иртәгә ни буласын бер Ходай гына белә. Ашыгырга ярамый. Ни өчен дигәндә, Россия Федерациясе Гражданлык кодексы турындагы законның 572 нче маддәсе нигезендә, үз теләгең белән бүләк ителгән мөлкәтне бүләк иясенең ризалыгыннан башка кире кайтару каралмаган. Бу очракта Зәйнәпбану әбигә дә мал-мөлкәтен оныгына бүләк итү түгел, ә васыять итү кулайрак булыр иде, — дип киңәш итә Татарстанның атказанган юристы Мәгънәви Гәрәев. Югыйсә Зәйнәпбану әби дә дөнья күрмәгән кеше түгел. Махсус урта белеме дә бар. Пенсиягә чыкканчы, балалар бакчасында пешекче булып эшләгән. Ире Габделхак ага белән Казандагы фатирларын сатып, Габиш бистәсендә ике катлы йорт өлгерткәннәр. Бердәнбер уллары юл фаҗигасендә һәлак булгач , Габделхак ага да нык бирешә. Ике ел буе урын өстендә ятканнан соң, 72 яшендә йөрәк өянәгеннән китеп бара. — Улым һәлак булганнан соң, ел ярым да узмады, киленем үзенә башка юлдаш тапты. Оныгым Рамил 13 яшеннән минем янда үсте, — ди Зәйнәпбану әби. Документлардан күренгәнчә, 2014 елның май аена кадәр Габиш бистәсендәге ике катлы йортның хуҗасы булып Зәйнәпбану Нуруллина исәпләнә. Якыннарын югалту аның да сәламәтлеген нык какшата. 72 яшендә инсульт кичерә. Икенче группа инвалид, төрле йөрәк авырулары, шикәр чире өстенә, баш миенә зыян килүдән интегә. Тикшерүләр үткәргән тиешле органнар, йорт хуҗасының башта барлык мал-мөлкәтен, йорт һәм каралты-кураларын, шул исәптән ун сутый җир кишәрлеген рәсми рәвештә  оныгы Рамил Нуруллин исеменә васыять итүе , ә берничә көннән ике арада төзелгән килешү нигезендә, барлык мал-мөлкәтен оныгына бүләк итүе шуңа бәйле булырга мөмкин, дигән нәтиҗәгә килә. — Суд барышында әбине кызганып еламаган кеше калмагандыр. Югыйсә бөтен нәрсә җитеш. Ике йөз квадрат метрлы өйгә өч кеше сыя алмыймы?  Ни өчен 83 яшьлек әби урамда калырга тиеш?  Суд барышында онык та, килен дә, чат ябышып, әбине гаепләргә тырышты. Янәсе, кунак килгәнне, тавышланганны яратмый. Шулайдыр. Әледән-әле төрле авырулардан интегүче өлкән кешенең тыныч яшисе киләдер. Югыйсә Зәйнәпбану әби өй хуҗасы булганда, бар да яхшы булган. Әби бернәрсәсез калгач, урамга чыгып китәргә тиешме икән? — ди бу хәлләрдән хәбәрдар булган Лаеш районы судьясы ярдәмчесе Алсу Яруллина. Суд барышында китерелгән дәлилләрне төрле яклап өйрәнгәннән соң, Зәйнәпбану әбинең өлкән яшьтә һәм авыру булуын, йортын һәм барлык мал-мөлкәтен оныгына бүләк итү турында рәсми кәгазьләрне имзалаганда, моның ничек бетәргә мөмкин булуын аек акыл белән бәяли алмавын исәпкә алып, Лаеш районы суды йорт һәм җир кишәрлеген, шул исәптән  барлык мал-мөлкәтен Рамил Нуруллинга бүләк итү килешүен гамәлдән чыгару турында карар кабул итте .  Бүген әби үз йортына үзе хуҗа . Рамил Нуруллин тарафыннан язылган шикаятьне тикшергәннән соң, Татарстан Республикасы Югары суды Лаеш районы суды карарын үз көчендә калдырды.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Мэр рассказал о ходе благоустройства на западе города


Спорт в России и мире
Москва

Кыргызстанцы завоевали медали на международном турнире по танцам в Москве


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Хромачёва и Бабош выиграли турнир WTA в Руане в парном разряде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Сенсорный сад с экотропами появится в Бутырском районе Москвы





Путин в России и мире
Москва

Киркоров и Пелагея спели для амурчан-бамовцев в Москве


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

В Минске открывается ВНС: что будет




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Во Франции назвали бредом слова Зеленского про угрозу Путина Европе


Навальный в России и мире
Москва

Священнику, отпевавшего Навального, запретили носить рясу и крест



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Сергей Прокофьев

Мариинский театр 23 апреля отметит рождения композитора Прокофьева



Москва

У стены - куча одежды и волос: ветеран из Ярославля об ужасах концлагеря Майданек и Великой Победе

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net