Самараның «Йолдыз» халык бию театры «Шома бас» бәйгесендә призлы урын алды
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең «Яктылык» мәктәбе укучылары «Шома бас» татар биюләрен башкаручыларның ачык төбәкара конкурсында катнашты. Мәктәпнең «Йолдыз» халык бию театры II дәрәҗә лауреат булды һәм костюмнар тегү өчен сертификат алды. Бу турыда « Самара татарлары » сайты хәбәр итте. «Талантлы җитәкче А. М. Сурина тырышлыгы, яшь артистларның хезмәт сөючәнлеге һәм әти-әниләр ярдәме белән бию театры коллективы һәрвакыт югары. Без барыгызны да әлеге лаеклы бүләк белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади җиңүләр телибез», диелә бу хәбәрдә.