Популяр җырлар авторы Мансур Шиһаповның юбилей кичәсе Зур концертлар залында була
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шагыйрь, популяр җырлар авторы Мансур Шиһапов юбилей кичәсенә әзерләнә. Кичә аның 80 яшьлегенә, иҗат эшчәнлегенә 55 ел тулуга багышлана диелгән концерт афишасына.
Мансур Шиһаповның юбилей кичәсе Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында 28 ноябрьгә билгеләнгән. Кичә «Чишмәләр җырлыйлар җыр итеп, ялкынлы яшьлегем эзләрен…» дип атала, 18.00 сәгатьтә башлана.
Концертта Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех, Татарстанның халык артистлары Зөфәр Хәйретдинов, Рөстәм Закиров, Рәшит Сабиров, Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров, Марсель Вагыйзов, Рәсим Низамов, Лилия Муллагалиева, Чулпан Йосыпова, артистлар Алинә һәм Азат Кәримов һәм башкалар катнаша.