Татарстанда ике машина бәрелешкәннән соң, берсе юл кырыена төшеп киткән
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ике машина бәрелешкәннән соң берсе юл кырыена төшеп китеп, баганага бәрелгән. Бу хакта юл һәлакәтенең шаһитлары сөйләде.
Яңа Чишмә авылының Ленин урамында ике җиңел машина бәрелешкән. Бәрелешкәч, аларның берсе юл кырыена төшеп киткән. Кечерәк машина арткы өлеше белән баганага барып бәрелгәч кенә туктап калган.
Шаһитлар сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәтендә беркем дә зыян күрмәгән.