Чаллыдагы сулыкларда бозга чыгу куркыныч булган урыннар билгеле
(Чаллы, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллыдагы сулыкларда боз өстенә чыгарга куркыныч булган урыннарны атадылар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре боз каткан вакытта елганың ныгып бетмәгән өслегенә чыгу аеруча куркыныч булуын искәртә.
Куркыныч зоналар исемлегенә Чулман елгасындагы җиде нокта кергән: Түбән Кама ГЭС буасы янындагы иңкүлек, Элеватор тавы каршында Үзәк урам каршысы, Тарловка бистәсе каршында Элеватор тавы яны, «Навигатор» һәм «Альбатрос» көймә станцияләре яны, «Чаллы Яр» торак комплексы яны һәм шәһәр комлыгы яны.
Мәләкәс елгасы янында ике куркыныч урын бар — алар ГЭС бистәсендә 10/70 йорт каршында һәм Кыңгырау күпере янында.