Миңнеханов Беглов белән Татарстан һәм Петербургның ковидка каршы эшчәнлеген сөйләште
(Казан, 23 ноябрь,«Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов белән очрашты. Чара Казан Кремлендә узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Миңнеханов һәм Беглов коронавирус йогышы пандемиясе чорында Татарстан һәм Санкт-Петербург арасында сәүдә-икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләре һәм перспективалары турында фикер алышты.
«Шулай ук Covid-19 инфекциясенә каршы көрәш кысаларында төбәкара хезмәттәшлек каралды», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Санкт-Петербург губернаторы Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән хушлашу мәрасимендә катнашу өчен Казанга килде. Саубуллашканда Александр Беглов митрополит Феофанның Бесланда атышлар вакытында кыз баланы ничек коткарып калуы турында сөйләде.