Мостай Кәрим исемендәге Яшьләр театры Чабаксарда узган фестивальдә ике бүләк алды
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры Чабаксарда узган «Идел әкияте» төбәкара фестивалендә ике бүләккә лаек булды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Уфа артистлары Марта Райцес пьесасы буенча «Мин - кулак. Мин – А - Н - Н - А» социаль драма жанрында инклюзив спектакль куйды.
Актриса Светлана Бронникова «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә диплом алды. Спектакльнең режиссеры Ольга Мусинага жюриның махсус бүләге тапшырылды.
16-22 ноябрьдә Михаил Сеспель исемендәге Чуваш дәүләт яшь тамашачы театрында милли яшь тамашачы театрлары һәм яшьләр театрлары фестивале узды. Быел ул Чувашия автономияле өлкәсе төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде.
Фестивальдә төрле яшьтәге тамашачылар өчен куелган спектакльләре белән Россиянең җиде театры катнашты, диелә хәбәрдә.