Татарстан җитәкчеләре митрополит Феофанны җирләү мәрасимендә булды
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казан Богородица монастыре территориясендә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан җирләнде . Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Митрополит Феофанны җирләү мәрасимендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов, Россия Икътисади үсеш министрының беренче урынбасары Михаил Бабич, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, шулай ук Татарстан митрополиясенең Казан епархиясенең вакытлы идарәчесе Йошкар-Ола һәм Мари митрополиты Иоанн катнашты. Митрополит Феофан Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве алтаре янында җирләнде. Дин әһеле 1930 елларда җимерелгән чиркәүне торгызуда актив катнашты. Аннары Рөстәм Миңнеханов, Александр Беглов һәм Михаил Бабич мәгарә гыйбадәтханәсен карады, шулай ук Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәвен реконструкцияләү барышы белән танышты. Искәртеп узабыз, владыка 20 ноябрьдә 73 яшендә вафат булды.