Казанда кибеттән азык-төлек, аяк киеме һәм урын-җир әйберләре урламакчы булганнар
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда өч кеше кибеттән азык-төлек, аяк киеме һәм урын-җир әйберләре урламакчы булган. Бу хакта Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренче урлау очрагы 16.30 сәгатьтә Җиңү проспектында сәүдә үзәгендә булган. 48 яшьлек хатын-кыз киштәдән өч мең сум чамасы торган урын-җир комплектын алган һәм курткасы эченә тыгып ишеккә юнәлгән. Аны сак хезмәткәрләре күреп алган һәм росгвардиячеләрне чакырткан.
Хокук саклаучылар хатын-кызны тоткарлаган һәм полицейскийларга тапшырган.
Шул ук кибеттә ике сәгатьтән соң элек хөкем ителгән 38 яшьлек ир-ат спорт аяк киеме урламакчы булган. Сәүдә залыннан чыкканда урлаучыларга каршы система кабынган. Янә росгвардиячеләр ир-атны тоткарлаган.
Өченче очрак төнлә Адоратский урамындагы кибеттә булган. Ир-ат сумкасына төрле товар тутырган һәм чыгып качмакчы булган. Азык-төлекнең бәясе 8 мең сумнан артык тәшкил иткән.
Өч очракта да «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.