Чаллыда дүрт машина катнашындагы һәлакәттә дүрт кеше имгәнгән
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Екатерина Пронина). Чаллыда өч җиңел машина белән «ГАЗель» катнашындагы һәлакәттә 4 кеше зыян күргән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына юл-транспорт һәлакәте урыныннан үз хәбәрчесе сөйләде.
Һәлакәт Чаллы проспектында күпердә булган. Шаһитлар сүзләренчә, «Киа Соло» кырыйдагы сул полосадан хәрәкәт иткән, каршы як полосага чыккан һәм «Лада Гранта»га килеп бәрелгән. Бәрелешүдән соң «Гранта» «Газель» һәм «Тайота» автомобильләренә килеп бәрелгән. Шулай итеп, «Гранта» йөртүчесе һәм пассажиры машинада кысылып калган, аларны коткаручылар чыгарган. Россия машинасының тагын бер пассажиры һәм «Киа Соло» йөртүчесе зыян күргән.