Коронавирус сәбәпле, Concordia заманча музыка фестивале кичектерелә
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Concordia заманча музыка X Халыкара фестивален ачу 7 ноябрьгә планлаштырылган иде. Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы сәбәпле, аны кичектерергә булдылар. Бу хакта Татарстан Дәүләт симфоник оркестры матбугат хезмәте социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
«Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, имин булмаган эпидемиологик вазгыятькә бәйле, чир таралуны кисәтү һәм кадерле тыңлаучыларыбызның сәламәтлеген саклау максатыннан София Гобәйдуллина исемендәге Concordiа X Халыкара заманча музыка фестивале күчерелә. Фестивальне үткәрү көне турында өстәмә хәбәр ителәчәк. Гафу үтенәбез һәм аңларсыз дип өметләнәбез», диелгән хәбәрдә.
Казанда Concordia фестивале ел саен үткәрелә. Аның төп максаты киң аудитория арасында заманча классик музыканы популярлаштыру булып тора. Фестиваль программасына Татарстан башкаласында беренче тапкыр яңгыраячак әсәрләр кертелә.