Татарстанда коронавируслы йөкле хатын-кызларны дәвалау буенча табибларны укытачаклар
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда коронавируслы йөкле хатын-кызларны дәвалау буенча табибларны укыту буенча программа булдыралар. Бу хакта онколог, Казан дәүләт медицина академиясе директоры, Россия Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире Рөстәм Хәсәнов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында әйтте.
«Без коронавируска каршы көрәшкә инфекционистларны гына өйрәтеп калмыйбыз. Акушер-гинекологлар өчен йөкле хатын-кызларда коронавирус инфекциясен кисәтү, диагностикалау һәм дәвалау буенча җитди программа эшлибез. Моңа ихтыяҗ бар һәм ул кирәк», — диде Рөстәм Хәсәнов.
Республика табибларын мультидисциплиналы булырга әзерлиләр, чөнки табибларның универсальлеге алгы планга чыга.