Митрополит Феофанның җәсәде салынган табут Благовещенск чиркәвенә китерелде
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Митрополит Феофанның җәсәде салынган табутны Казан Кремлендәге Благовещенск чиркәвенә алып килделәр.
Владыка Феофанга литияне Казан епархиясенең вакытлыча идарәчесе Йошкар Ола һәм Марий Эл митрополиты Иоанн һәм Татарстан башкаласының башка дин әһелләре башкара.
Гыйбадәткә теләгән һәркем килә ала.
Храмнан туры трансляция оештырылган, ул Татарстан митрополиясе сайтында һәм митрополиянең «Вконтакте»дагы рәсми төркемендә күрсәтелә.
Алдарак «Татар-информ» митрополит Феофан белән хушлашу дүшәмбе көнне, 23 ноябрьдә Казан Кремлендәге Благовещенск чиркәвендә булачак дип хәбәр иткән иде. Литургия иртәнге тугызда башлана, 11 сәгатьтә җеназа чины булачак. Аны Мәскәү Патриархиясе эшләре белән идарә итүче митрополит Воскресенский Дионисий башкарачак. Митрополит Феофанны Казан Богородица ир-атлар монастыреның Казан Изге ана иконасы чиркәве алтаре артында җирләячәкләр.
Архиерей кичә, 20 ноябрьдә, Мәскәүдә коронавирустан 74нче яшендә вафат булды.