Кукмара районының Түбән Комар авылында күпфункцияле үзәк ачылды
(Казан, 21 ноябрьь, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Ризилә Корбанова). Кукмара районыныңТүбән Комар авылында күпфункцияле үзәк ачылды. Тантаналы чарада район башлыгы Сергей Димитриев, республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, «Татарстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Андрей Герасимов һәм башкалар катнашты. Бу хакта район газетасы яза.
«Бик матур, якты корылма барлыкка килгән. Әлеге үзәк безгә авылдагы берничә сорауны хәл итәргә булышты. Ул инде берничә ай элек төзелеп беткән иде, әмма документларын тәртипкә китереп бетерү өчен бераз көтәргә туры килде. Иң мөһиме — алга таба ул халыкка игелекле хезмәт итсен. Төзелеш эшләрендә ярдәме тигән һәркемгә дә зур рәхмәт», — диде район башлыгы, тантанага килүчеләрне тәбрикләп.
Башкала кунагы Станислав Анреев исә әлеге үзәк — күпфункциялелекнең матур үрнәге, дип билгеләп үтте. Чыннан да, биредә иң кирәкле учреждениеләр урнашкан, диелә хәбәрдә.
«Без нинди генә балалар бакчалары, мәктәпләр ачылышында катнашмыйбыз. Алар бер мең, аннан артыграк балага да исәпләнгән булырга мөмкин. Ә биредә барысы да бер бинада, җыйнак. Күп вакыт нәкъ менә шундый шартларда иң дус, бердәм коллективлар оеша да инде», — диде ул.