Питрәч районының иң өлкән кешесенә 101 яшь тулды
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Питрәч районының шул ук исемдәге авылында яшәүче Александр Липатов 101 яшьлеген бәйрәм итте. Александр Павловичны «Забота» үзәге директоры Эльвира Хәйруллина туган көне белән котларга килде. Ул аңа котлау открыткасы һәм бүләкләр тапшырды. Бу турыда «Вперед» газетасы хәбәр итә.
Александр Павлович Уланово авылында җиде кешелек гаиләдә туган. Аның өч энесе һәм өч апасы булган, хәзер Александр гына исән калган. Гаиләгә ярдәм итү өчен ул 14 яшьтән колхозда эшли башлаган. Аннары сугыш башлана, һәм егетне армиягә алалар. Соңрак ул туберкулез белән авырый, шуннан соң дәваланырга һәм тернәкләнергә җибәрәләр.
Сәламәтләнгәннән соң Александр Липатов авыл кулланучылар җәмгыятендә, район берлегендә эшли. Ул кыенлыклардан курыкмаган, ял белмичә, һәрвакыт эштә булган.
Хатыны Татьяна Ивановна белән 65 елдан артык бергә гомер иткәннәр. Ир белән хатын һәрвакыт бер-берсе өчен ышанычлы терәк була. Алар алты бала тәрбияләп үстергән.
Бүген аның сигез оныгы, 14 оныкчыгы һәм ике оныкчыгының баласы бар. Александр Павлович кызы Анна белән Питрәч авылында яши.