Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 9 ноябрьдә, Татарстанда салкынча һәм дымлы һава торышы сакланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Иртәгә болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин. Җил көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Төбәк территориясендә һава температурасы +2…-3 градус һәм төнлә +4 градустан -1 градуска кадәр булачак. Моннан тыш, юлларда урыны белән бозлавык хасил булырга мөмкин, дип хәбәр иткән иде «Татар-информ» агентлыгы.