Чистайда яшәүчеләр мәктәп янында ут булмауга зарланган
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Чистайның 5нче номерлы мәктәбендә укучының әнисе мәгариф учреждениесе янында ут булмауга зарланган. Аның сүзләренчә, бала икенче сменада укый, укудан соң яктыртылмаган юлдан кайта. Бу хакта «Чистопольские известия» газетасы яза. Эш шунда ки, мәктәп ишегалдында якты түгел. Ата-ана сүзләренчә, Радищев һәм Чернышевский урамнары буенча да шундый ук хәл. Шәһәрдә яшәүче сүзләренчә, урамда кичләрен караңгы, һава торышы да начар, балалар пычракны да, күлдәвекне дә күрми. «Икенче сменеда башлангыч сыйныфлар укый. Аларның күбесенең яктырту өчен телефоны да юк. Каникулларда ут куелыр дип өметләнәбез», — диде ул. «Чернышевский урамында мәктәп белән балалар бакчасы арасында бер генә фонарь янмый. Кыска вакытта аны рәтләячәкләр. Радищев урамында яктырткыч булмау турында гариза бирелмәгән. Якын арада белгечләр тикшерү үткәрәчк һәм проблеманы хәл итәчәк», — диделәр Башкарма комитетта.