Владимир Путин актер Олег Меньшиковны юбилее белән котлады
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин театр һәм кино актеры, Россиянең халык артисты Олег Меньшиковны 60 яшьлек юбилее белән котлады. Котлау Кремль сайтында урнаштырылган.
«Табигать сезне талант һәм бетмәс-төкәнмәс иҗади мөмкинлекләр потенциалы белән бүләкләгән», диелә дәүләт башлыгы котлавында.
Владимир Путин сүзләренчә, Олег Меньшиков үзен актерлык өлкәсендә бик яхшы итеп күрсәтте һәм режиссерлык эшендә танылуга иреште, ә бүген ул Ермолова исемендәге Мәскәү драма театры сәхнәсендә кызыклы, үзенчәлекле сәнгать ниятен уңышлы гамәлгә ашыра, илнең мәдәни һәм иҗтимагый тормышында актив катнаша.
«Сезгә сәламәтлек һәм яңа иҗади казанышлар телим», — дигән Россия Президенты.