Шамил Садыйков: «Салават күпере» журналы балаларга якты юл күрсәтә
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, «Салават күпере» журналы балаларга якты юл күрсәтә. Бу хакта ул журналның 30 еллыгына багышланган тантанада әйтте.
«Бу журнал бәләкәй генә журнал булса да, "ТАТМЕДИА"да төп журналларның берсе булып санала. Ул популяр, алдынгы һәм интерактив журнал. Аның унике меңнән артык язылучысы бар. Татар телендәге балалар өчен басылган журнал олылар өчен булган журналларга караганда да популяррак. Журнал балаларга якта юл күрсәтә. Бу — безнең өчен горурлык», — диде Шамил Садыйков.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры сүзләренчә, татар халкының киләчәге зур һәм якты. «Татар милләте мәгърифәтле, телле, мәдәниятле халык. Барысы яхшы булачак», — дип өстәде ул.