Быел Татарстанга чит ил гражданнарының күпчелеге эшләргә дип килгән
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанга килгән чит ил гражданнарының күпчелеге эшләү максаты белән килгән. Бу хакта Дәүләт Советы утырышында Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
Ун ай эчендә Татарстанда миграция учетына 164,1 мең чит ил гражданины куелган. Бу, узган елга караганда, 42 процентка азрак. 2019 елда рәсми теркәлгән 283,1 мең чит ил кешесе булган.
«Быел чит ил гражданнарының 42 процент өлеше эшләргә, 29 проценты укырга, 18 проценты шәхси максатлар, 5 проценты эш сәфәре, 4 проценты туризм һәм 2 проценты башка сәбәпләр белән килгән», — диде министр.
2020 елның 1 ноябренә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, 1448 предприятие чит ил эшче кулларын нигездә төзелеш, транспорт, торак-коммуналь хуҗалык тармакларына җәлеп итә. 2121 кешегә эшләргә рөхсәт бирелгән.
Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Россиягә визалы илләрдән килүчеләргә квоталар билгеләү, чит ил кешеләрен эшкә алу турында бәяләмәләр бирү, республикадан читтә яшәүчеләрне җәлеп итү вәкаләтләренә ия.