Татарстанның Сайлау кодексына берничә көн тавыш бирү турында үзгәрешләр тәкъдим ителә
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Дәүләт Советының унҗиденче утырышында «Татарстанның Сайлау кодексына һәм аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Закон проекты сайлауларда һәм референдумнарда тавыш бирүне берничә көн уздыруны (өч көннән дә күбрәк түгел) күздә тота. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сүзләренчә, республика законы федераль законга туры китерү өчен эшләнелгән. Документта Сайлау кодексына яңа маддә өстәү тәкъдим ителә. Читать дальше...